Найти тему
Тюлячи Информ

Башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары (Фотолар)

5 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда укытуның актуаль проблемалары һәм заманча алымнары ” темасына республика семинары булып үтте.

Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары  Нуретдинова Г.К., Шәмсетдинова Г.Р., Әскәрова Ф.М., Жукова Р.А., Нигмәтҗанова А.Н.  югары дәрәҗәдә ачык дәресләр  күрсәттеләр.  Җиһаншина А.Н.,  Хәлилова  З.Р.  сыйныфтан тыш чараларда  балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар.  Түгәрәк өстәл янында  сөйләшүдә Теләче урта мәктәбе директоры Нәҗипов Р.Р., мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча  методисты Закирова С.Г., Арча педагогия көллияте директоры урынбасары Ягафарова Э. Р., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. катнашты. Республика семинарында  Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче  муниципаль районнарыннан башлангыч сыйныф укытучылары  тәҗрибә уртаклашты.