6 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы халкы өчләтә шатлыклы хисләр кичергәндер. Аның беренчесе - хәерле, кояшлы пәнҗешәмбе көнендә тантаналы шартларда яңа модульле фельшер-акушерлык пункты ачылса, икенчесе, ул авыл халкы соравы буенча авыл читендә урнашкан авыл мәктәбе бинасының бер бүлмәсеннән үзәккә күчерелде, өченчедән, барыбыз да сихри бәйрәм рухы белән яшибез, бик тиздән Яңа 2019 елны каршы алачакбыз.
Тантанада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәнис Исхаков, районыбыз җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты соңгы елларда дәүләти программалар нигезендә Югары Кибәхуҗа авылында төзелгән беренче генә объект түгел. Алдагы елларда кибәхуҗалылар республика программасы нигезендә өр-яңа мәдәният йорты, яңа модульле ветеринария пункты, спорт мәйданчыгына ия булганнар иде. Авыл уртасында кадәр китереп түшәлгән асфальт юл да соңгы елларның казанышы. Шулай ук бертуган Галәвиевлар химаясына тарафыннан авыл уртасында төзелгән мәһәбәт һәйкәл-обелиск та авылга үзгә бер ямь, җиңүчеләр рухы өстәп тора. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе бинасының киләсе елда республика программасы нигезендә капиталь ремонт программасына кертелүе кибәхуҗалыларның күңелендә фәкать зур ышаныч һәм сөнеч кенә тудыргандыр.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.