Баландыш төп мәктәбе укучылары күренекле драматург, режиссёр һәм актёр Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV Республика мәктәпләре конкурсында катнашып, “Спектакльдән өзек” номинациясендә драматург Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” әсәре белән финалга уздылар һәм 3 нче урынны яуладылар.
30 нчы ноябрь көнне әлеге яшь театр сөючеләр гала-концертта диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар (җитәкчеләре: Зәйнуллина Р.Х., Минһаҗева Л.М.). Шул ук мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучы Галләмов Мурат (җитәкчесе: Сафина А.Ә.) “Спектакльдән җыр” номинациясендә 2 нче урынны яулап, гала-коцертта чыгыш ясады һәм диплом белән истәлекле бүләккә лаек булды.