Найти тему

Балтачлы Розанна Кашапова спорт мастерлыгына кандидат минимумын яклаган

Шушы көннәрдә Калуга шәһәрендә гер спорты буенча бөтенрусия ярышлары үткән.

 Башкортстан Республикасыннан җыелма команда составында Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Розанна Кашапова да бу ярышларда катнашты.

Гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәр спортчылар арасында спорт мастерлывгына кандидат минимумын яклау өчен Розанна Кашаповага 24 килограмм авырлыктагы герне 73 тапкыр чөеп күтәрү таләп ителә иде.

Ә райондашыбыз герне 81 тапкыр чөеп күтәргән.  Димәк,  Розанна Кашапова спорт мастерлыгына кандидат минимумын, таләп ителгән нормадан, зур аерма белән үтәгән, дип уртаклашканнар социаль челтәрдә

Розаннаны бу дәрәҗәсе белән ихлас тәбрик итәбез.  Спортчыга Халыкара аренадагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын.  

Бу хакта "Балтач таңнары"ның рәсми сайтында да таныша аласыз: https://baltach.rbsmi.ru/articles/sport/baltachly-rozanna-kashapova-sport-masterlygyna-kandidat-minimumyn-yaklagan-/?clear_cache=Y