Найти тему
Тюлячи Информ

Муниципаль берәмлекләре арасында бадминтон узды

2018 елның 2 декабрендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында бадминтон буенча шәхси кубогының 4 нче этабы узды (зона этабы).

Катнашучылар саны: 76. Безнең районны Баландыш төп мәктәбеннән яшь бадминтончылар тәкъдим итте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарда:
  1 урын – Гарипова Әдилә
  2 урын – Сафина Альбина
  3 урын – Җаббаров Адел
  (Җитәкчесе-Җаббаров Алмаз Фоат улы).