30 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Халыкара акция « Ватан тарихы буенча тест”үткәрелде.
Халыкара акция « Ватан тарихы буенча тест” Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иде. Тестны Россия Федерациясенең барлык субъектларында да яздылар. « Ватан тарихы буенча тест” биремнәрен Теләче урта мәктәбендә 100 дән артык укучылар һәм укытучы эшләде. Катнашучыларга Россия Федерациясе Конституциясенә багышланган 40 сорау бирелгән иде. Катнашучылар биремнәрне эшләделәр һәм узләренең Ватан тарихы турында белемнәрен тикшерделәр. Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба туган илебез тарихын тагын да тирәнтен өйрәнергә кирәк дигән теләктә калабыз.