26 ноябрь көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбендә «Тату сыйныф серләре» республика күләм конкурсының муниципаль этабы узды. Ата – аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге конкус өченче тапкыр үтте. Бәйгедә барлыгы 11 мәктәпнең 5-9 сыйныфларнын ата-аналар комитетлары катнашты. Нәтиҗәдә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныф ата-аналар комитеты 1 урынны яулады һәм алар конкурсның зона этабында катнашып район данын яклаячаклар. 2 урынны Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты, 3 урынны Олы Мәтәскә һәм Шәтке урта гомумбелем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты яулады.
«Тату сыйныф серләре» республика күләм конкурсының муниципаль этабы узды(+Фотолар)
30 ноября 201830 ноя 2018
33
~1 мин