Найти тему

«Ел укытучысы» конкурслары педагогларның абруен ни дәрәҗәдә арттыра?

Укытучы булып туарга кирәк, диләр. Рас сүзләр. Элегрәк укытучыларның абруе да, дәрәҗәсе дә зуррак иде шикелле. Бигрәк тә авыл җирендә. Хәзер исә телевидение каналын ачтың исә, укытучы белән укучы, укытучы белән ата-аналар арасындагы низагны күпертеп, сенсация ясауга корылган, укытучыны каралтып күрсәтүне максат итеп куйган сюжетларга тап буласың. Әйтик, узган ел Шәмәрдән лицее, бу көннәрдә Бөгелмә мәктәбе укытучысы белән булган низагларны гына да искә төшерү җитә. Бер уйласаң, безнең чор мөгаллимнәре дә әүлия үк булмаганнардыр, әмма һәр укучы бала өчен аларның сүзе сүз иде – аларны буялтмадык.

Шуңамы хәзер укытучыларның абруен күтәрү мәсьәләсе җитәкче даирәләрне дә, мәгариф хезмәткәрләрен дә нык борчый. Шул күзлектән чыгып, төрле һөнәри бәйге-конкурслар уздырыла. Әйтик, 1992 елдан бирле үткәрелеп килүче Россиякүләм «Ел укытучысы» конкурсы – шулардан иң мәртәбәлесе. Анда республикабыз мөгаллимнәре дә бик актив катнаша. Араларында мәктәп, район, зона, республика этапларын уза-уза финалда Татарстан данын яклау дәрәҗәсенә дә ирешкәннәре дә бар. Ә инде 2014 елда узганында ул чакта Нурлаттагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы булган Алла Николаевна Головенькина(хәзер ул Иннополистагы лицей директоры урынбасары) хәтта «Россиянең иң яхшы ел укытучысы» дип тә табылган иде.

Инде хәзер Россиянең 2019 елгы иң яхшы укытучысын ачыклауны күздә тоткан конкурска да старт бирелде. Хәзергә аның муниципаль этабы бара. Ул ниндирәк әзерлектә үтә? Мондый конкурсларның укытучы абруен күтәрүдә роле бармы? Бу сорауларга карата үз фикерләрен җиткерүләрен үтенеп, берничә мәгариф хезмәткәренә мөрәҗәгать  иттек.

Равилә ВАФИНА, Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге гимназия директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча  урынбасары:

– Чыннан да, укытучы хезмәте элек-электән гаять катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрдән саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Шуңа да укытучы өчен ирешелгән нәтиҗәләр белән тынычланмыйча, гел алга өнди торган һөнәри бәйгеләрдә катнашу бик тә әһәмиятле. Шуңамы, гимназиябез укытучыларының төрле дәрәҗәдәге һөнәри, грант алу бәйгеләрендә катнашуы һич кенә дә гаҗәп түгел.

Гимназиябез укытучылары, балаларга белем биреп кенә калмыйча, үз квалификацияләрен камилләштерүне һәрдаим күз уңында тоталар. Бу максаттан алар түбәндәге тәҗрибә уртаклашу чараларында катнаша:

* конференция, семинарларда чыгышлар ясау;

* ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтү;

* авторлык програмалары төзү;

* газета-журналларга мәкаләләр язу;

* дәрес эшкәртмәләрен, дәрестән тыш чара сценарийларын туплап, ярдәмлек итеп бастырып чыгару;

* эшчәнлекне сайтларда чагылдыру.

Әлбәттә, боларның барысы да укытучыларыбызга һөнәри бәйгеләрдә катнашуга әзерлек булып тора. Нәтиҗәдә, мөгаллимнәребез ирешкән уңышлары белән безне һәрвакыт сөендереп тора. Соңгы өч елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәме күрсәтү максатыннан оештырылган бәйгедә түбәндәге педагоглар ия булды: рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Лариса Әмирҗан кызы Гуро, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары Розалия Зыяфетдин кызы Хәбипова белән Мортазина Чулпан Галимҗан кызы, инглиз теле укытучысы Айгөл Мизхәт кызы Әхмәдиева, технология укытучысы Рамил Хөснетдин улы Яһудин, башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльгина Гүзәл кызы Белаева — лаек булды. Иң яхшы укытучыларны бүләкләү максатыннан оештырылган “Оста мөгаллим ” бәйгесендә җиңеп тарих һәм җәмгыять укытучысы Кадиров Ринат Мөнир улы гранка ия булды. Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы грантын музыка укытучысы Хәйруллина Рәмилә Хәйдәр кызы, иң яхшы педагог оештыручы грантын Вильданова Флүзә Әнис кызы алды.

Укытучыларыбыз елның-елында «Ел укытучысы» бәйгесендә теләп катнаша. Бу бәйгедә дә унышларыбыз бар. Әйтик, инглиз теле укытучысы Әнис Замир улы Шәмсуллин «Ел укытучысы-2017 бәйгесенең муниципаль турында җиңүче булды, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Зыяфетдин кызы Хәбипова призлы урынны яулады. Инглиз теле укытучысы Айгөл Мизхәт кызы Әхмәдиева «Ел укытучысы-2018» бәйгесендә шулай ук призлы урынга лаек булды.

Бу җиңүләребез – яңа коммуникатив, мәгълүмати технологияләр куллануның да нәтиҗәсе. Кыскасы, гимназиябез заман белән бергә атлый, киләчәккә карап эш йөртә.

Алена БАЛОБАНОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсенең өлкән методисты:

– «Ел укытучысы» конкурсы – елның-елында безнең район укытучылары өчен дә иҗади сыналу мәйданы ул ...

Укыгыз magarif-uku.ru сайтында