Юлбашчының ничә “двойнигы” булган?
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узды. Әмма әлегә кадәр хәрби тарихчылар да Иосиф Сталинның “двойник”лары ничәү булганын төгәл генә әйтә алмый. Озак еллар ул дәүләт сере булып сакланды. Төрле чыганакларда Сталинга охшаш “илбашчылар” санының 12-20 кешегә җитүе хәбәр ителә. Сталин үзенә дә “двойник” кирәк булачагын Сергей Киров үтерелгәннән соң әйтә. Илнең эчке эшләр наркомы Ягода СССРның көньяк өлкәләренә махсус хезмәт вәкилләрен җибәрә һәм аларга иптәш Сталинга охшаш кешеләрне сайлап алу бурычы куела. Алар табыла, хәтта берәү генә дә түгел.
“Двойник”лар исемлегендә беренче — Винницадан бухгалтер Евсей Лубицкий. Аның тышкы кыяфәте “коеп куйгандай” юлбашчыныкы була. Хәтта кулны да, Сталин кебек, сул кулын биреп кыскан. “Югары пост”ка кандидатура табылгач, аның гаиләсен махсус хезмәтләр Винницадан алып чыгып атып үтерә. Бу турыда Евсей белми дә кала. Бухгалтерның үзен исә Мәскәү читендәге конспиратив фатирга урнаштыралар. Махсус хезмәтләр озатуында бирегә аның өчен парикмахер, гример һәм кием тегүчеләр ки-терелә. “Двойник” Сталинга ике тамчы судай охшаш булсын өчен алар бөтен осталыгын сала. Моңа кадәр авызына бер тапкыр да тәмәке алмаган Лубицкийга төребкә тартырга өйрәнергә туры килә. Аның өчен генә Сталин-ның данлыклы тәмәке трубкасының күчермәсен эшли-ләр.
“Двойник” әзерләү операциясе ярты ел дәвам итә. Хәзер инде ул юлбашчының бөтен кыланышларын төгәл итеп кабатларга өйрәнә, сөйләшкәндәге акцентны да. Евсей үзенә тапшырылган дәү-ләт әһәмиятендәге мөһим рольне уйнарга әзер булгач, имтихан тоту вакыты билгеләнә. Ул Иосиф Виссарионо-вичның үзе белән очрашырга тиеш була.
Лубицкийны Сталинның Кунцеводагы дачасына алып киләләр. Лубицкийны күрү белән юлбашчы рәхәтләнеп көлә башлый, үзен көзге каршында басып торгандай хис итүен әйтә. Сталин хәтта Евсейны коньяк белән сыйлый.
Аннары Сталин үз күчермәсен тагын бер тапкыр тикшереп карау максаты белән спектакль оештыра. Бирегә яңа нарком Ежовны чакырта, ә үзе күрше бүлмәгә кереп яшеренә. Ежов, гадәттәгечә, каршысындагы “юлбашчы” алдында каушаганын сиздермәскә тырышып, “хуҗалык”тагы эшләр барышы турында рапорт бирә, хөкем карары нигезендә атып үтере-лүчеләр санын әйтә... Әлеге тамаша шаһиты булган тән сакчылары башлыгы, Ежовны ничек туктатырга да белмичә, куллары белән төрле хәрәкәтләр ясап карый. Ихтимал, илнең баш чекисты чит кеше алдында артык мәгълүмат ычкындыруыннан курыкканнардыр. Евсей, “ил башлыгы” буларак, эшнең киеренкеләнә төшүен аңлап, кунакны озата башлый...
Феликс Дадаев — Сталинның иң билгеле “двойнигы”. Аның турындагы мәгълүматлар соңгы елларга кадәр сер булды. Иосиф Сталин вафат булганнан соң, Дадаев актер буларак карьера эшли.
Дадаев Дагстанда туа. 19 яшеннән эшли башлый, артист буларак, украин ансамблендә чыгыш ясый. Юлбашчыга охшашлыгын күреп, махсус хезмәтләр игътибарына эләгә.
Һәм ул озак вакыт Сталинның “двойнигы” булып хезмәт итә. Аның турындагы бөтен мәгълүматлар серле сандыкка бикләнә. Дадаевның кем һәм кайдан булуы берничә махсус хезмәт вәкиленә генә билгеле була.
Легенда буенча, Феликс, имеш, сугышта була, Бөек Ватан сугышында авариягә тарып, аны үлгәннәр исемлегенә кертәләр. Әлеге легенданы Феликсның гаиләсенә генә түгел, аның белән бергә хезмәт итүчеләргә дә тараталар.
Сталинның “двойник”лары күп була һәм иң гаҗәбе — алар барысы да, нигездә, юлбашчыга табигый халәттә дә бик охшашлар, ди тарихчылар. Ә бит күбесенең Сталин белән яшь аермалары да шактый зур булган. Мәсәлән, Дадаевны Сталин буларак “файдаланганда” аңа нибары 25 яшь булса, Сталинга — 67!
Әмма Сталин образына керү өчен аңа охшаш булу гына җитми. Аның тавыш, тон үзенчәлекләре, лексикасы, кыланмышлары һәм йөзендәге усал елмаю серләренә ныклап өйрәнү өчен бик озак шөгыльләнергә кирәк була Феликска. Дадаев Сталинның үзе белән бер генә тапкыр очраша, аны күргәч, юлбашчы үзенә генә хас килешле итеп кулын селти дә елмаеп куя.
Дадаев турындагы мәгълүматлар илдә 1996 елда гына дәүләт сере булудан туктап, киң җәмәгатьчелеккә билгеле була. Феликс Дадаев — актер, юморист. Әмма мондый карьераны ул СССР башлыгы вафат булгач кына ясый ала. 2008 елда үзәк матбугат басмаларының берсенә интервьюсында ул чынлап та үзенең Сталин белән “ике тамчы судай” охшаш булганлыгын әйтә. Аерма бары тик аларның колакларында икән. Сталинның колаклары Феликсныкыннан шактый зуррак булган. Әмма Феликсның чын Сталин түгеллеген колаклары аша гына беркем дә аермаган. Сугыштан соң төшерелгән бик күп кинофильмнарда Дадаев Иосиф Сталин ролен зур төгәллек һәм осталык белән башкарып дан казана. Образ аны чын халык герое дәрәҗәсенә күтәрә.
Феликс Дадаев 1939 елдан Украинаның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты була. Сугыш азагына кадәр фронт бригадалары составында чыгыш ясый. Сугыштан соң Ерак Көнчыгыш хәрби округы штабы каршындагы концерт бригадасында хезмәт итә. 1957 елдан — “Москонцерт” берләшмәсендә. 1986 елда аңа – “РСФСРның атказанган”, 1993 елда “халык артисты” исеме бирелә. Ул, шулай ук, Дагстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.
Әлбәттә, хәрби хезмәттә концерт бригадалары белән гастрольләрдә йөрү заданиесе бирелгәндә аны Сталин ролен башкарырга гына түгел, ә аның үзе булып та чараларда катнашырга мәҗбүр иткәннәр.
— Миңа юлбашчыны ул катнашасы төрле чараларда алыштырып чыгыш ясарга туры килде. Әмма андый очрашуларда Сталинның үзе түгеллегенә беркем дә шик белдермәде. Билгеле, мин кайсы елда һәм нинди чараларда Сталин булып катнашуымны әйтә алмыйм, алар һаман да дәүләт сере булып кала, — дип яза истәлек-ләрендә Дадаев.
Әйткәндәй, Феликс Дадаев әле дә исән-сау. Март аенда аңа 100 яшь тулды!
Иосиф Сталинга шулкадәр “двойник”лар кирәк иде микән? Әлбәттә, дәүләт башлы-гының иминлеген тәэмин итү өчен шулай кирәк тә булгандыр. Чөнки Сталинга һөҗүм итү очраклары 1930 елдан башлана һәм үзе үлгәнче мондый хәвеф саклана. Хәтта 1943 елда абвер кешеләре ныклы әзерлек белән Тегеран конференциясендә катнашучы Сталин, Рузвельт һәм Черчилльне юк итү операциясен чак тормышка ашырмый кала. Акцияне совет разведчиклары фаш итә.
Әлбәттә, ил башлыкларын агулап үтерү очраклары да булгалый. Әмма Сталинны мондый юл белән юк итеп булмаячагын дошманнары да яхшы аңлаган. Юлбашчының шәхси иминлек хезмәткәре Алексей Рыбин истәлеклә-ренә караганда, мәсәлән, Сталин табынына тәкъдим ителәсе барлык ризык та тикшерү үткәннән соң, аңардан кухня хезмәткәрләре дә авыз иткән. Сталин беркемне дә артык кыстарга яратмаган. Ә менә ул тәкъдим иткән шәрабтан баш тартучылар булмаган диярлек.
— Мәҗлесләрдә Сталинны “двойник”лары алыштыруына ышанмыйм. Һич тә дөрес түгел. Юлбашчы үзе дә аңа риза түгел иде... Ә менә 1953 елның мартында ул эчәсе шәрабка кемнеңдер агу салу ихтималлыгын кире какмыйм, — дип хәтерли Алексей Рыбин.
...Тарихи мәгълүматларга караганда, нәкъ шушы вакытта НКВДның яшерен лабораторияләрендә яңа агу сыналган була. Башкаларыннан аермалы буларак, ул кеше организмында авыру билгеләренең артык беленмәве һәм тиз арада үлемечле хәлгә китерүе белән аерылып торган. Һәрхәлдә, тикшерүче галимнәрдә шундый шик туган. Ихтимал, ул чакта Берия дә юлбашчы дачасында аның “двойнигы” түгел, ә Сталинның үзе булуына ышанып, шундый мәкерле адымга баскандыр, дигән нәтиҗә ясый тарихчылар. Әйе, бу юлы Сталинны дистәләгән “двойник”лары да үлемнән саклап кала алмый.