Байлар Сабасы мисалында карасак, 2014-2020 елларда халыктан 11 миллион сумнан артык үзара салым җыйналып, барлыгы 55 миллион сумнан күбрәк эш башкарылган. Әйе, тигезсез юлдан, чокырланып беткән тротуардан йөрисе килми, чишмәнең дә чиста һәм төзек булуын, зиратларда тәртип саклануын, агач һәм куаклар, чәчәкләрдән бистәбезнең балкып торуын яратабыз. Менә шуңа күрә җирле референдумда катнашучылар үзебезгә дип тавыш бирә дә инде.
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/yashgn-ire-matur-tzek-bulsyn-dis