Аллаһның исеме белән!
Пәйгамбәребез: "Мөселманга берәр төрле мәшәкать, хасталык(авыру), кайгы-хәсрәт, башкалар тарафыннан бер төрле рәнҗетү вә каты көенеч ирешсә, хәтта тигәнәк кенә кадалса да, Аллаһы Тәгалә шул нәрсәләр белән ул мөселманны кылган хаталарыннан пакьләр",- дигән.
"(Ахыры) Безнең халыкта тиешсез бер гадәт бар: бер кеше башына килгән бәла-казаны аның гөнаһ шомлыгына, берәр кешене рәнҗетүенә, догасызлык вә фатыйхасызлыкка юрыйлар һәм шуны халык арасында сөйләп йөриләр. Мәшһүр(танылган) мәдрәсәләрнең берсендә шөһрәтле(танылган) хәлфә(остаз) булып торган бер кешенең мулла булып дөньяга чыкканыннан соң фәкыйрь хәлгә төшүе вә бөтенләй югалып китүен остазының каһәр догасына юрадылар. Остазы үзенең кызын аңа бирәсе килгәндә, бу хәлфә аны алмаган һәм икенче берәүнең кызына өйләнгән. Шуннан соң остазы аңа рәнҗегән, имеш. Бу остазы үзе бай вә зур шөһрәт белән тереклек иткән, шәехлек итә башлаганнан соң мөридләре дә күп булган. Һәр тарафның байлары янына килеп, аны садакалары белән күмеп китәләр иде. Шәкерте күп вә мәдрәсәсе дә мәшһүр булды. Үзе белән бергә укыган игътибарлы бер адәмнән: "Бу хәзрәтнең Аллаһы Тәгалә бәхетен ачты, юкса остазыннан фатиха ала алмаган иде, хәтта остазы: “Фәлән хәлфәгә дәрескә баручылар минем дәресемә кермәсеннәр!” – дип тыйган иде", — дип ишеттем. Әмма остазының кызын да, фатихасын да алган бер мулла урыныннан алынып төрмәгә ябылганнан соң, халык инде монысын тәкъдиргә юрады.
Кызларын алмаган өчен, бигрәк тә, "бу эшем остазымны рәнҗетүгә сәбәп булыр, хөрмәтен саклый алмам", дип үзен кимсетүгә вә дөрес ниятләргә бина кылган шәкерт хакында явыз дога кылырга остазларның, шәехләрнең нинди хаклары бар? Исламда бу мөгамәлә хәрам эш. Мондый догаларның кабул булуларына нинди дәлилләр бар?
Безнең халкыбыз бер яктан динне дөрес белә алмавыннан, икенче тарафтан руханиларның изүе астында кешелекләрен югалтуыннан һәрвакыт шундый уй-фикерләрдә булалар, үз-үзләренә хуҗа була алмыйлар, акылларын эшләтә белмиләр. Күңелләренә килгән һәр сүзне сөйләп йөриләр вә тәкъдир серләренә кул сузалар. Бу эш ниһаять дәрәҗәдә әдәпсезлектер. Ислам шәригатендә каһәр дога кылу дөрес эш булмаса вә каһәр доганың кабул булуы ачык беленмәсә, кешеләр башларына килгән бәла- казаларны, кайгы вә хәсрәтләрне ничек бәддогага юрарга ярый? Мондый хөкемнәр вә сүзләр чиктән ашып китү вә адашу, Аллаһы Тәгалә эшенә катышу вә бәхетсезлектер" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 263нче хәдис. 1916).