Газетаның 90 еллыгы уңаеннан тарихыбызны барлап, редакция архивында да, башка чыганаклардан да эзләнүләр алып бардык. “Знамя победы” газетасының 1968 елгы 17 июнь санында түбәндәге истәлекле фотога (уңда) юлыктык. Аның астында “Роза Рәхимова район элемтә узелында телеграфистка булып 9 ел эшли. Шушы вакыт эчендә ул меңләгән телеграмма кабул итте һәм җибәрде. Роза “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен алу өчен көрәшә” дигән юллар да бар. Булганмы соң Роза ханым ударник? Булган, әлбәттә. Әлеге мактаулы исем аңа 1976 елда бирелгән. 1941 елның 13 июнендә Сабада Усман Мөбарәкшин гаиләсендә дөньяга килгән сугыш чоры баласы әле дә исән-сау, туган авылында яши.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз