Тиздән бистәбезнең көньяк өлеше дә азан тавышына күмеләчәк. Тынычлык урамында салынучы гыйбадәтханәнең бу көннәрдә беренче каты да өелеп килә. Аллаһ йорты халыктан җыелган сәдака акчасына, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән салына.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдисендә: "Мәчет салучыга Аллаһ җәннәттә өй төзер", - дигән. Бу изге эшкә дөньядагысы белән киләчәк ахирәт тормышын да нык