Кичә Шәмәрдәндә куанычлы вакыйга булды: социаль ипотека һәм арендалы торак программасында катнашучыларга төзелгән йорттан фатир ачкычлары бирелде.
Йорт 12 фатирлы, шуның 5есе өч бүлмәле, ягъни 83,5 квадрат метрлы. Яңа торак алучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Финанс вәзгыяте катлаулы булса да, төзелешләр тукталмады. Бу йорт та шуның мисалы. Хөкүмәтебезгә, шулай