Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ир-егетнең хыянәтен ачыклап буламы?

Фото: mama.ru
Фото: mama.ru

Моның берничә билгесе бар.

Ул миңа тугрымы, юкмы? Шушы сорау әлеге минутларда күпме хатын-кызның башында чуала икән?.. Үзеннән сорау - урынсыз, хыянәт иткән ир моның турында беркайчан дә әйтмәячәк. Ә менә белгечләр хыянәтнең билгеләре барлыгын әйтә. Сез дә сынап карагыз.

1. Эшендә еш кына тоткарлана.
2. Сезгә мөнәсәбәте үзгәрде (начар якка да, уңай якка да булырга мөмкин).
3. Чыгымнарның кинәт артуы.
4. Тышкы кыяфәтенең үзгәрүе.
5. Һәрвакыт кесә телефонын үзе белән йөртүе.
6. Килгән смс-хәбәрләрне шунда ук юкка чыгаруы (хәтта әнисеннән килгән булса да).
7. Алдашуы яисә буталып сөйләве.
8. Телефонында пароль барлыкка килүе.
9. Дуслары арасында хатын-кызлар барлыкка килүе.
10. Аннан яңа ис килүе.
11. Яңа әйберләр барлыкка килүе.
12. Туй балдагын киюдән баш тартуы.
13. Башка азык-төлеккә өстенлек бирүе.

Шул ук вакытта, әлеге билгеләр ирегезнең 100% сезгә хыянәт итүе турында сөйләмәскә дә мөмкин. Бәлки, аның эшендә яисә башка проблемалары бардыр. Ничек булса да, бу билгеләр ир-егетнең тормышында үзгәрешләр баруы турында сөйли.