Галимнәр кызыклы тәҗрибәләр үткәргән һәм ни өчен атларның кемгәдер - уң, кемгәдер сул күз белән каравын ачыклаган.
Атлар кешеләрнең йөзенә карап, аларның шатмы, ачулымы, үзләренә дустанә мөнәсәбәттәме, әллә хәвеф белән яныймы икәнен белә ала икән.
Сассекс һәм Портсмут галимнәре бу өлкәдә төрле тәҗрибәләр үткәргән һәм атларның бик сизгер, кешенең халәтен аңлый белүче хайван икәнен ачыклаган. Хәвефле мәгълүматны атлар уң як ми белән кабул итә һәм шуңа ачулы кешеләргә, хәвефле объектларга сул күз белән карый икән.
Елмаеп торган, ачык, шәфкатьле кешеләргә киресенчә – уң күз белән.