Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Дөге боткасы пешерә беләсеңме?

Фото: svoimirykami.club
Фото: svoimirykami.club

Гади генә рецепт буенча әзерләсәң, ул балалар бакчасындагы кебек йомшак һәм тәмле була.

Дөге боткасы тәмле булсын өчен 1 стакан ярмага 0,7-1 литр су салып, 20 минут пешерәләр. Ә аннары сөт, тоз, шикәр комы, акмай салып, янә 15 минут чамасы талгын утта пешерергә кирәк. Болай эшләгәндә дөге көйми һәм каты да булмый, ахыргача пешеп чыга.

Уттан алгач, капкачын каплап, бераз томалап тотыгыз. Дөге боткасы бүртеп, тагын да тәмләнеп китә.