Тиз арада җылыну өчен нишләргә кирәк?
Кышның үз кануннары, ничек кенә җылы киенеп йөрсәк тә, һава торышы тиз үзгәреп китә. Шуңа да өшегән чакта ничек тә җылыну юлларын эзләргә кирәк. Түбәндәге киңәшләр һәркемгә мондый хәлләрдә котылу өчен ярдәм итәчәк.
1. Каләм. Учка каләмне салып, аны икенче кул белән учта тәгәрәтегез. Белүебезчә, учта бик күп биологик нокта бар. Аларга кагылу организмны актив эшләргә мәҗбүр итә.
2. Фотографияләр. Өшесәгез якын кешегезнең сурәтенә карагыз һәм матур вакытларны искә төшерегез.
3. Ризык. Өшемәс өчен күбрәк майлы, туклыклы ризык кулланыгыз.
4. Көлегез. Күңелле чакта өшеп булмый, шуңа да кәефегезне ничек тә күтәреп, рәхәтләнеп көлегез.
5. Оятка калыгыз. Уңайсыз хәлдә калганда гәүдә буйлап эссе йөгерә, кеше кызара. Кемдер алдында әле дә уңайсызланып йөрисез икән, өшегән вакытта аны искә төшерегез.