9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Геройлык диюгә, илебез өчен батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнар күз алдына килә. Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән дөньяны сокландырган кешеләр бар. Саба районында эшләгән чорда Социалистик Хезмәт Герое исеме алган Гөлбикә Гали кызы Кәримова – шундыйларның берсе. Ватан Геройлары көне уңаеннан ике районның да горурлыгы булган Гөлбикә Кәримованы Саба һәм Теләче районнары җитәкчеләре хөрмәтләделәр.
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/geroy-bulam-dip-eshlmdem