Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Нәрсә ул каргыш?

Фото: matbugat.ru
Фото: matbugat.ru

Ул балаларга күчәме?

Безнең халык төрле имеш-мимешләргә бик нык ышана. Күз тию, сихер, каргыш турында да еш ишетергә туры килә.

Нәрсә соң ул каргыш? Ул - рәнҗетелгән кешенең догасы. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, кемнәрнең догалары кабул була, дигәндә иң беренче итеп, рәнҗетелгән кеше догасы, дигән. Шуңа күрә без вак-төяк нәрсәләрдә дә сак булырга, бер-беребезне кичерә белергә тиеш.

Ислам дине галимнәре, каргыш буыннан-буынга тапшырыла, дигән фикердә торалар. Ләгънәт уку әнә нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә сихер ул билгеле бер кешегә тәгаенләп ясала. Ул балаларга күчми, дигән фикердә дин әһелләре.