Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Витаминны күп кулланырга ярамый!

Фото: kakprosto.ru сайтыннан
Фото: kakprosto.ru сайтыннан

Алар төрле авыруларга китерергә мөмкин.

Хаҗамова исемендәге иммунокоррекция үзәге директоры, табиб-терапевт Людмила Лапа витаминнар кабул итү вируслы авырулар, шул исәптән коронавирус белән авырган кешеләр өчен куркыныч, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, алар сәламәтләндерү процессын тизләтми, ә авыруның үсешен көчәйтә генә.

- Вируслар витаминнар ярата. Әгәр кеше авырый икән, мин витаминнар кулланырга кирәкми дип саныйм, чөнки шул рәвешле без авыруны хуплыйбыз, вируслар да витаминнардан энергия ала, - диде белгеч.

Шулай ук ул табиб билгеләвеннән башка витаминнар кулланудан тыелып торырга кирәклеген билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТАСС.