Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Суга чеметем генә тоз кушыгыз!

Фото: severdv.ru
Фото: severdv.ru

Электән килгән бу ышануның сере нидә?

Кайчагында өйгә күңелгә якын булмаган, көнчел кешеләр килеп керә. Андый кунак киткәннән соң, гаиләдә төрле күңелсезлекләр барлыкка килә, тормышның өсте-аска килә, дигән ышану булган.

Халык сынамышы буенча, күңелгә ошамаган кешеләр һәм көндәшләр өйдән чыгып киткәннән соң, башта бусагадан тышка кадәр бөтен тузанны себереп чыгарырга киңәш ителә. Аннары идәнне суга чеметем генә тоз салып юарга кирәк. Бу аларның начар энергиясеннән арыну, күз тимәү өчен эшләнә икән.