(Бөек Ватан сугышы елларында Яңавылда булган хәлгә таянып язылды)
Чакматаш тугаенда
Икенче көнне Юрал паталогоанатом янына барды. Кайда очрашу турында сүз чыкканчы ук паталогоанатом болай диде:
– Мин — балыклы, син балыклы да, алтынлы да булырсың, әйдә, Чакматаш тугаена балыкка барабыз. – Юралның бала чаклары исенә төште. Чакматаш тугае! Чирәмдә аунап кузгалак ашаган, шомырт, кара карлыган җыйган җирләр. Балык мыж килеп торган елга тугае. Боз киткәч тә су коена башлаган урын. Паталогоанатом-ның тәкъдиме бик кызыгырлык булса да, Юрал ул әйткәнне өнәп бетермәде.
– Чакматаш ерак кына бит әле. Балык Түбән күлдә дә шәп, диләр.
– Күлнең төбе ташлы, балыкны шартлатып бетергәннәр, – диде паталогоанатом, җылы гына елмаеп. Шунда ук Юралга папирос тәкъдим итте.
– Чакматаш тек Чакматаш, – дип, Юрал риза булды.
Юрал башта Хаҗикәй бе-лән барырга уйлаган иде. Паталогоанатом – иярүче, Юрал идарә итәчәк! Данлыклы караклар, башкисәрләрне дер калтыратып тоткан, ике тапкыр пычактан зур җәрәхәтсез котылган Юрал кадәр Юралга гомеренә дәваханәдән чыкмаган хирург шик тудырырлык кеше түгел иде. Үзе генә барырга булды. Кем кемнең итек астында булачагына шикләнмәде дә. Йодрыгым кесәдә, дип тынычландырды үзен.
Алар Чакматаш тугаенда очрашканда төш җитеп килә иде. Юрал берничә минутка алдарак килде. Су өстендә көмеш тәңкәләр җем-җем итә. Малай чаклары тагын исенә төште.
Колхозлар башланганчы тирә-як авылларның җыен-нары Чакматаш тугае янында уздырылган, хәзер анда сабантуйлар була. Сабан туеннан калган төрле ярыш, уен җай-ланмалары яланда сабантуй батырларын әле дә көтеп утыра.
Элек, шырпы юк чакта, чакматашны чагып ут кабызганнар. Андый ташны шул тугай төбеннән чыгарганнар. Тугайның атамасы шуннан алынган.
Беренче сөзүдә үк ярты чиләк чамасы балык эләкте. Алабуга, опты, хәтта ике сазан да бар иде. Юрал тәмәке төрә башлаган иде, паталогоанатом портсигардан папирос чыгарып тәкъдим итте. Юрал каршы килмәде.
– Су салкын гына, тагын бер керербез дә шуның белән җитәр, – диде паталогоанатом һәм сумкасыннан бер ярты, тозлы кыяр, ипи, суган алып, җиргә җәелгән пальтосына тезде. Аның барлык хәрәкәтендә, хәтта кыяфәтендә ашыкмау билгеләре сизелде. Тыштан караганда, уйчан да кебек.
– Уңышлы ау хөрмәтенә азрак төшерсәк тә гөнаһ булмас, әйдә, җитеш, – дип, стаканга аракы салып Юралга сузды.
– Без тешләр хакында сөй-ләшергә килгән идек, онытсаң, исеңә төшерәм, – диде Юрал. Шулай да стаканны кулына алды.
– Сөйләшкәнбез икән, нишләп онытыйм, ди, алтын хәзергә минем кесәдә. – Паталогоанатом эчке кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән бәләкәй генә төенчек чыгарды. Чишкән иде, алтыннан чагылган кояш нурлары Юралның күзләрен чагылдырды. Төенчектә бәләкәй генә ике алтын коелмасы ята иде. Алтынны таштан аера белгән Юралның күңеле күтәрелде, паталогоанатомга ышанычы артты.
– Кызганычка каршы, әллә бәхеткә, эретеп койдым, тешләрне озак саклап булмас иде. Алар хәзер синеке, мә, ал.
Паталогоанатом сүзләрен әйтеп тә бетермәде, Юрал алтынны төенчеге белән кулыннан тартып алды.
– Кулъяулыгымны калдыр инде, – диде паталогоанатом, тешләрен ыржайтып. Юрал алтынны кесәсенә салды, үзенә үзе ышанмаган шикелле кесәсен капшады.
– Бүгеннән башлап мин сине белмим, син моргка аяк басмыйсың, вәссәлам, килештекме? – диде паталогоанатом.
– Хәзергә килештек, миннән зыян күрмәячәксең, – диде Юрал.
– Монысы килешү хөрмә-тенә. – Паталогоанатом стаканны мөлдерәтеп Юралга бирде. Аның артыннан үзе дә салып эчте.
– Тагын бер сөзик әле, чуртан да эләгер, – дип, паталогоанатом җылымга тотынды. Юрал торып, куаклар төбенә таба атлаган иде, паталогоанатом песи шикелле сиздермичә генә артыннан барып, җылым белән Юралны каплап, муеныннан буа башлады. Юрал тавыш чыгарырга да өлгермичә җиргә ауды. Паталогоанатом, корбанына атланып, аны буарга тотынды. Дүрт-биш минуттан Юралның бөтен тәне йомшарды, тыпырчынган аяк-лары сузылды. Паталогоанатом кымшанмый гына як-ягына карады. Акрын гына торып, тирә-якны күзәтте. Бернинди дә тавыш-тын юк. Тик авыр дулкыннар шаулашып ярга бәрелә. Агачлардан салмак кына яфраклар коела. Ала карга, чыпчыклардан башка кошлар күренми. Көзге чуак көннәр. Күктә тегендә-монда болыт кисәкләре эленеп тора. Паталогоанатом корбаныннан берничә адымда папирос кабызды, тугайның текәрәк ярын эзли башлады.
Аңа корбаныннан арынырга кирәк. Юралның кесәсеннән алтынны алып, кулъяулыгына төреп кесәсенә салды, җылым төрелгән гәүдәне текә генә яр буена өстерәп китерде, җы-лымның калкавычларын өзеп ташлап, эченә сигез таш тыкты. Мәетнең аякларын җылым бавы белән бәйләде дә елга-ның иң тирән җиренә этеп тө-шерде. Су өстеннән кара дулкыннар йөгерде, вак кына куыклар калыкты. Бераздан су өсте бөтенләй тынды. Ниһаять, паталогоанатом да тынды… Тотылган балыклар исенә төште. Өйгә алып кайтмассың ич. Аларны куак арасына кереп сипте дә, ашыкмый гына поселокка таба атлады.
Юрал югалган!
Юралның югалганын күр-шеләре дә сизмәде. Аның атналар, кайчакта айлар буе югалып торуы гадәти хәл иде. Гаиләсе, якын туганнары булса, күптән чаң кагарлар иде. Гариза булмагач, милиция дә пошынмады. Юрал күршедә ялгыз яшәгән Фатыйма апасына утын ярырга булыша иде. Кыш җитеп килә, утын хәзерләргә кирәк.
– Күптән күренми Юралым, бер-бер нәрсә булмагае, – диде ул күршесе Гөлбәдәргә.
– Берәр җирдә тотып япканнардыр әле, кайгырма, Фатыйма, я теге дөньяга киткән-дер. Ул үлгәннән Аллаһка да, муллага да зыян юк. Җир йөзендә бер хәсис кимер, – дип җавап бирде күршесе.
Бераз вакыттан Юралның югалуы турындагы хәбәр милициягә барып җитте. Җинаять эше кузгаттылар, күрше өлкәләргә телеграммалар суктылар. Бер җирдән дә бернинди дә хәбәр килмәде.
Милиция эшкә тотынды
Икенче елның апрелендә ташкын суы Юралның гәүдә-сен ике чакрым чамасы аста сөзәк ярга этеп чыгарды. Бите танымаслык булып үзгәргән, ертык-мыртык киеме аша тән җәрәхәтләре күренә. Җылы-мы яхшы гына сакланган. Тик-шерү нәтиҗәсендә буып үте-релеп суга батырылганы расланды.
Милициядә үтерүчене табу планын җылым белән бәйләп төзеделәр. Юралның җылымы булмаган. Тирә-як авыллардагы җылым хуҗаларының исемлеген барладылар. Исемлектә алты кеше, икесе – тегермәнче. Барысын да чакырып сөйләштеләр.
Хаҗиәхмәт тешен кысып булса да түзде. Беренчедән, якын иптәше, икенчедән, бергә җинаять кылдылар. Ике капма-каршылык озак борчыды аны. Юрал белән ничек танышканы, күп еллар дәвам иткән бәйләнеше исенә төште. “Ни пычагыма кирәк булды ул”, – дип тә уйлады. “Гаепсез дус эзләмә, ялгыз калырсың”, – дигән иде әнисе. Озак уйлый торгач, бөтенләй башын югалтты. Шулай да, үткән эш үткән, өстенә үлән үскән, дип, үзен юатты. Киңәшләшер кеше дә тапмады. Хатынына җиткерсә, иртәгә үк бөтен поселокка билгеле булачак. Чегәнгә барып, кәрт ачтырды.
– Ты стоишь перед серьезным выбором, возможно, будет встреча по казенным вопросам, ты понял? – диде чегән, алтылы, җиделе кәртләр күрсәтте.
Хаҗиәхмәтнең сулышы ешайды, йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөпелдәде.
– Не бойся казенной встречи, зато обретешь покой в будущем, ты понял? – дип тәмамлады чегән.
Чегән урысча сөйләде, һәр җөмлә ахырында “Ты понял?” – дип кабатлады.
Хаҗиәхмәтне, җинаять кылганына җәза күрүдән бигрәк, иптәшенең мәкерле рәвештә үтерелүе борчыды. Ни дисәң дә, балачакта бергә үстеләр. Вөҗдан газабы Хаҗикәйнең намусын кимерде.
Ике атнадан ул түзмәде – милициягә барды. Кабер актарганнары, алтын тешләр, Юралның паталогоанатом белән Чакматаш тугаенда очрашырга сөйләшкәннәре турында сөйләде. Аның күрсәтмәләре буенча җылым мәсьәләсен тагын тикшерделәр. Мәетне төргән җы-лым паталогоанатомныкы дип исбатланды. Паталогоанатомны сорау алуга чакырдылар.
Тикшерүче паталогоанатомга җылымны күрсәтте.
– Сезнекеме?
– Түгел.
– Сезнеке кая булды?
– Саттым.
– Кемгә?
– Күрше авыл кешесенә.
– Кайсы авылдан, исеме ничек?
– Белмим, сорамадым. Базарда алучы белән сатучы танышып тормыйлар.
– Жәл, танышырга кирәк булган. Бездә тупланган мәгъ-лүмат буенча сез Хәйретдинов Юрал белән Чакматаш тугаена баргансыз. Үзегезнең җылымыгыз белән баргансыз. Хәзер ул бездә. Кызганычка каршы, аны кеше үтерү коралына әйләндер-гәнсез. Мин сезне кулга алырга мәҗбүр, – диде дә тикшерүче, кыңгырау алып шалтыратты. Бүлмәгә ике милиционер керде.
– Алып китегез, – дип боерык бирде тикшерүче.
Кулына богау кидереп, паталогоанатомны алып киттеләр.
Шаһит Хаҗиәхмәтне сорау алуга чакырдылар. Ул тимер рәшәткә эчендәге паталогоанатом каршында үзенең элек әйткәннәрен кабатлады.
* * *
Берничә айдан паталогоанатомга һәм Хаҗиәхмәткә суд булды. Суд каршында паталогоанатом үзенең гаебен таныды. Аны унсигез елга төрмәгә утырттылар.
Урмановның каберен мәсхәрәләгәне өчен Хаҗиәхмәтне дүрт ай мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр. “Үзенең гаебен танып, тикшерүгә ярдәм иткәне искә алынды”, – диелгән иде суд карарында.
Паталогоанатом өендә табылган кырык грамм чамасы алтынны суд дәүләт файдасына конфискацияләде.
Нәдһәт Фәтхиев.