Ул ни рәвешле рәсмиләштерелә һәм кайчан үз көченә керә?
Әлеге сорауларны һич тә куркып яисә шикләнеп кабул итәргә ярамый. Әлбәттә, гаиләдә васыять турында сүз кузгату кемнеңдер картлыгы якынлашу яки сәламәтлеге какшау белән генә бәйле түгел. Кызганычка каршы, васыять язуны начар билге дип кабул итүчеләр дә бар. Чынлыкта, аны бик мөһим һәм кирәкле документ дип аңларга кирәк.
Элек васыять язуга һәм аны теркәп рәсмиләштерүгә әллә ни игътибар бирелми иде. Тиешле документлар булмаган очракта, бәхәсле мәсьәләләр еш кына шаһитлар сөйләвенә һәм алар күрсәтмәсенә нигезләнеп көйләнде. Соңгы елларда васыятьнамә мирас алуга хокукы булучылар арасындагы каршылыкларны җайга салуда төп документ булып тора. Әмма ул юридик яктан дөрес нигезләнергә тиеш.
Түбәндә васыятьнамә язу, нотариус белән эш итү тәртибе һәм кешеләрнең варис булу хокукына ия булуына кагылышлы сорауларга җаваплар табарсыз.
Нәрсә ул васыятьнамә?
Васыятьнамә ул – милек хуҗасының үзе үлгәннән соң мөлкәтенең кемгә (кемнәргә) мирас итеп тапшырылырга тиешлеге закон кысаларында нотариаль расланган язма әмере (теләге). Аңлаешлырак итеп әйткәндә, васыятьнамә язып, кеше үлгән очракта үз милкен кемгә калдырырга кирәклеген (теләвен) белдерә.
Васыятьнамә язучы теләге буенча, милек гражданнарга яисә юридик берәмлекләргә тапшырылырга мөмкин.
Әгәр граждан үзе исән чакта васыятьнамә язарга өлгермәгән булса, аның милке варисларына законда каралган тәртип буенча бүленеп тапшырыла.
Васыятьнамә төзү һәм аның гамәлгә керү тәртипләрен билгеләүче төп норматив-хокукый акт булып Русия Федерациясенең Гражданлык кодексы тора.
Төзү тәртибе
Васыятьнамә язу ике этаптан тора. Беренчесе — булачак документ текстын әзерләү. Икенче этап — васыятьнамәне нотариаль рәсмиләштерү.
Нотариаль бланкта әзерләнгән васыятьнамә текстын нотариус тикшереп раслый. Рәсмиләштерелгән документта васыятьнамәнең кайда һәм кайсы көндә төзелүе мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Яшерен (ябык) васыятьнамә төзелгәндә бу таләпләр үтәлмәскә дә мөмкин.
Онытмагыз, бары тик нотариаль расланган васыятьнамәләр генә аның закон белән ныгытылган көчкә ия булуын күрсәтә. Әгәр, васыятьнамә язарга теләүче кеше төрле сәбәпләр белән хәрәкәт итә — йөри алмый икән, нотариусны ул үз йортына чакыртырга да мөмкин.
Нотариус расларга тиеш!
Нотариус беренче чиратта васыятьнамә язучы кешенең акылы камил булуына ышанырга тиеш. Гражданлык кодексында васыятьнамә язучының тулысынча үз акылында булырга тиешлеге бәян ителә. Нотариус, билгеле, әлеге документның юридик яктан дөрес төзелүенә генә түгел, ә андагы шарт-таләпләрнең дә закон кысаларында булуы өчен җаваплы.
Васыятьнамә ике нөсхәдә төзелә һәм аның берсе нотариуста саклана.
Моңардан чыгып, нотариус, төзелгән васыятьнамә мәгълүматларын нотариатның Бердәм мәгълүмат системасына (ЕИС) кертә. Бу, васыятьнамә ниндидер сәбәпләр аркасында югалган очракта, варисларга рәсми документны кабат тергезү өчен эшләнә.
Әгәр кулдан тутырылса?
Васыятьнамәне нотариус хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге булмаганда, тагын берничә кешегә раслау хокукы бирелә:
* әгәр васыятьнамә язучы дәваханәдә ята икән, әлеге документны баш һәм дежур табиблар расларга мөмкин;
* васыятьнамә язучы иркеннән мәхрүм ителеп төрмәдә утырган очракта, нотариус вазыйфасын әлеге холык төзәтү учреждениесе начальнигы башкара ала;
* васыятьнамә язучы экспедициядә булганда, васыятьне шушы экспедиция начальнигы да расларга хокуклы.
Шуңа охшашлы башка мисаллар да бар.
Игътибар! Әгәр васыятьнамә язучы кеше үзенең сәламәтлегенә куркыныч янау белән бәйле хәлдә икән, әлеге гадәттән тыш очрак сәбәпле, документның нотариус тарафыннан рәсмиләштерелүе мәҗбүри түгел.
Мондый очракта ул кеше үзенең соңгы теләген ике шаһит катнашлыгында кәгазьгә үз кулы белән язып белдерә ала.
Шуны да онытмагыз: әгәр бу граждан васыятен нотариус, яки башкалар (югарыда телгә алынган кешеләр) ярдәмендә мөмкинлеге булып та бер ай дәвамында бу эшне башкармый икән, аның шаһитлар катнашлыгында язылган васыяте гамәлдән чыгарыла, ягъни төрле сәбәп белән гадәттән тыш шартларда кулдан язылган васыятьнамәне, мөмкинлеге булу белән, бер ай эчендә нотариус, яки башка рәсми берәмлек аша раслатырга ашыгырга кирәк.
Кемнәр варис була ала?
Васыятьнамә язучы үзе теләгән кешене варисчы итеп күрсәтә ала. Ул кешенең бөтенләй дә туган булмавы мөмкин. Шулай ук, чит ил гражданының да, төрле оешманың һәм хәтта Русия Федерациясенең дә сезнең милек варисы, милек хуҗасы булуы ихтимал.
Мәҗбүри варисчылар да бар һәм аларга түбәндәгеләр керә:
*үлгән кешенең хезмәткә яраксыз ата-аналары;
*аның, шулай ук, хезмәткә яраксыз булган тормыш иптәше;
*балигъ булмаган һәм хезмәткә яраксыз балалары.
*Әгәр васыятьнамә язучы кеше тәрбиясендә ул үлгәнгә кадәр кимендә бер ел торган булса, шулай ук, мәрхүмнең ерак туганнары да варис хокукына ия була ала. Мондый очракта тәрбиядә тору ерак туганнарының төп яшәү (туклану) чыганагы мәрхүмнең акчасына (азык-төлегенә) бәйле булуы мотлак.
*Мәрхүмнең туганы булмыйча да ул вафат булганчы кимендә бер ел аның тәрбиясендә булган һәм аның белән бергә яшәүчеләр.
Игътибар! Васыятьнамәдә запас мирасчыны да күз уңында тотарга кирәк. Әгәр документта күрсәтелгән мираска ия буласы кеше ниндидер сәбәп белән үлә, яки мөлкәттән баш тарта икән, мирас хокукы запастагы кешегә күчә.
Васыятьнамәдә мираска ия булучыларга ниндидер бурычлар, үтенечләр дә билгеләнергә яисә мөлкәтне арытаба башка кешеләргә тапшыру теләге дә күрсәтелергә мөмкин. Әйтик, васыятьнамә буенча сезнең йортны мирас рәвешендә алучы оныгыгызга, сез анда үз улыгызның гомерлек яшәү хокукына ия булуын күрсәтә аласыз.
Төгәллек — мөһим таләп
Васыятьнамәне рәсмиләштерү өчен паспортыгыз булу мотлак. Васыятьтә күрсәтергә теләгән милеккә документлар мәҗбүри түгел, әмма булса — яхшырак. Нотариус васыятьтә бәян ителүче милекне васыять язучы сүзләре буенча да теркәргә мөмкин. Әмма мондый очракта төгәлсезлекләргә урын калуы һәм соңыннан бәхәс тудыруы да ихтимал. Шуңа күрә һәр мөлкәткә булган документларыгызны да күрсәтү хәерлерәк.
Мисал өчен, васыятьнамәгә сез үзегезнең җир участогын да теркәргә уйладыгыз, ди. Бу очракта аның мәйданы, адресы төгәл күрсәтелергә тиеш, бакчачылык ширкәте яисә дача кооперативы икән, аның атамасы да теркәлсен. Җир мәйданының нинди категориягә каравы һәм анда нинди төр эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителүе турындагы документ булу да артык сорауларга урын калдырмас.
Игътибар! Граждан үзе теләгән теләсә кайсы вакытта васыятьнамәне гамәлдән чыгара яисә үзгәртә ала. Моның өчен нотариуста әлеге документның гамәлдән чыгарылуы турында махсус документ, яки башка эчтәлектәге васыятьнамә төзелә.
Документ әзерләүдәге төп шартлар
Васыятьнамә язганда, әлбәттә, законда бәян ителгән таләп-шартларны төгәл үтәргә кирәк. Документ дөрес әзерләнмәгәндә аның көчен югалту ихтималлыгы да бар. Билгеле, нотариуска мөрәҗәгать иткәндә мондый проблемалар булмаячак.
Закон васыятьнамәдә төрле шартларны куллану мөмкинлеген бирә. Һәм әлеге документны әзерләгәндә гражданга аның теләкләрен һәм ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен максималь шартлар тудырылган.
Нинди милекне дә — күчемсезен дә, күчемлесен дә — васыять итеп калдырырга була. Милекнең бер өлешен генә васыять итәргә дә рөхсәт ителә. Әгәр милекнең тәгаен бер өлеше генә васыять ителгән икән, калганы, законда каралганча, чират тәртибе буенча варисларга бүлеп бирелә.
Белешмә. Үзегез әлеге вакытта хуҗа булган милекне генә түгел, киләчәктә сатып алырга, төзергә планлаштырылганын да мираска васыять итеп була. Мәсәлән, сезнең милектә фатир (йорт) әлегә юк, әмма аның билгеле бер вакытта булачагы мәгълүм. Һәм сез аны васыять документына кертә аласыз.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН шзерләде.