Найти тему
Саба таңнары

Үз-үзен җиңгән Гөлназ

Тиздән 20 яшен тутырачак Гөлназ Исмәгыйлованың йөзеннән нур, яктылык сирпелеп тора. Аның бар җиһанны яратуы, гомумән, күңел матурлыгы күзләрендә чагыла. Әмма менә шушы нәфислек артында күпме ихтыяр көче, үз-үзеңне җиңә алу, көч-куәт булуы чын мәгънәсендә сокландыра.

Гөлназ бүген өстәл теннисы буенча терәк-хәрәкәт аппараты тайпылышлы спортчылар арасында спорт мастерлыгына кандидат. Әмма бу дәрәҗәгә күтәрелгәнче күпме көч, күз яше түгелгәнен ул үзе генә белә... Юк, болай әйтү һич ярамас, әтисе Илдус, әнисе Ләйлә, тренеры Фәрход Исмаилов та яхшы белә әле...

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/z-zen-ign-glnaz