Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чит планеталардан Уфа ничек күренә?

Космонавт Сергей Рязанский социаль челтәрләрдә Уфаны космостан төшергән бик матур фотосурәтләр тәкъдим итә.
Фото: Сергей Рязнский/ Facebook
Фото: Сергей Рязнский/ Facebook

Космонавт Сергей Рязанский социаль челтәрләрдә Уфаны космостан төшергән бик матур фотосурәтләр тәкъдим итә.

Космонавт Сергей Рязанский Уфаның орбита биеклегеннән төшкән фотосурәтләре белән уртаклашты. Ул мегаполисның төнге фотосурәтләре бик матур, дип билгеләгән һәм Уфа турында кызыклы мәгълүматлар язган:

— Бу - Русиянең иң иркен шәһәре: бер кешегә 700 квадрат метрга якын шәһәр мәйданы туры килә.

- Уфа - озынлыгы буенча Русиярең, Сочи һәм Волгоградтан кала, өченче, мәйданы буенча, Тула, Норильск, Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Пермьнән кала, җиденче шәһәре.

— Уфа Русиянең миллионлы шәһәрләре арасында бер шәһәр кешесенә яшел үсентеләр мәйданы буенча алда бара - 202 квадрат метр.