Юганда әйбер формасын, төсен югалтмасын өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк.
Хәзер хуҗабикәләргә әллә ни эш юк, керне дә машина юа, дисәк тә, юганда кием-салым формасын, төсен югалтмасын өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк.
Трикотаж әйберләр юганнан соң да йомшак калсын, дисәгез, аны башта — глицеринлы җылымса суда (2 литрга 1 чәй калагы салына), аннары шул ук күләмдә нашатырь спирты кушылган салкын суда чайкатыгыз.
Йон трикотаждан тегелгән киемнәрне юганда суга бер аш кашыгы чәй содасы салыгыз, ул киемнең төсен ача, тир исен бетерә. Соңыннан яхшылап чайкатырга гына кала.
Кер юу машинасында төсле әйберләр юасыз икән, порошокка 3-4 аш кашыгы тоз кушыгыз. Киемнәрнең төсе үзгәрмәс, тагын да ачылып китәр.
Ак оекларны, гольфыларны юар алдыннан 1-2 аш кашыгы бор кислотасы кушылган суда бер-ике сәгать тотсагыз, алар югач ап-ак булыр.
Йон тукымадан тегелгән кышкы киемнәрне юганда иң соңыннан чайката торган суга бер чәй калагы глицерин кушып җибәрегез. Алар тагын да йомшарып китәр.
Юганда киемнең төсе үзгәрмәсен, дисәң...
2 декабря 20202 дек 2020
9
~1 мин