Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме?

Фото: liveinternet.ru
Фото: liveinternet.ru

Бүген баланың, туган мизгеленнән алып, бөтен адымы Интернетка куела.

"Тормыш юлдашым социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» – диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», – ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме?"

Бу сорауга җавапны "Ватаным Татарстан" гәзитендә Татарстанның Саба районы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов биргән:

– Фотода баланың йөзен капласаң да, тәне ачык кала. Кайберәүләр аның кулларына, киеменә, гәүдә төзелешенә дә кызыгып карарга мөмкин. Шул рәвешле сабыйга барыбер күз тиюе ихтимал. Фото аша да күз тия ала. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә балаларыбызны, үзебезнең кайбер тормыш вакыйгаларын артык күрсәтмәсәк яхшырак. Бөтен кеше дә безгә сокланып һәм «сөбханаллаһ» дип карамый бит.

Фото куйган очракта күз тиюдән саклану чараларын күрергә кирәк. Андый чакта госел һәм тәһарәтле булу, фарыз гамәлләрне үтәү, хәрамнан тыелу, «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып, үз-үзеңне өшкерү, догалар кылу зарур.