Чәйне белеп эчкәндә, күп авыруларны кисәтергә мөмкин.
Кышкы айларда салкын тиеп авырыйсыгыз килмәсә, миләш, балан, дүләнә, нарат җиләге, сырганак, гөлҗимеш белән иммунитетыгызны ныгытыгыз. Яңа өзелгәннәрен дә, киптерелгәннәрен дә кулланырга була. Тәмсез бит алар, диярсез. Чыннан да шулай, әмма файдалы.
Мәсәлән, авызны корыштыручы миләштә С витамины - лимондагыга, каротин кишердәгегә караганда да күп икән. Дөрес, киптергәннән соң әлеге витамины бераз кими төшә, ә менә анда булган Р витамины (вак кан тамырларын ныгыта) югалмый. Миләшнең бактерияләргә һәм төрле вирусларга каршы торучанлыгын да истән чыгармыйк. Моннан тыш, депрессиядән котылырга ярдәм итә. Көзге чорда исә бу бик кирәк.
Иртә белән имбирлы, лимонлы, бөтнекле чәй эчәргә тырышыгыз. Имбир тонусны күтәрү сәләтенә ия, стрессларга каршы тора, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Аның тамырын юка гына итеп кисеп яисә угычтан чыгарып, иртән бер стакан суга бер чәй калагы исәбеннән салырга киңәш ителә.
Көзге-кышкы айларда “җылылык” өстәүче чәйләргә дә өстенлек бирергә кирәк. Бөртекле кара борыч, бераз гына мөшкәт чикләвеге порошогы, дарчин, имбир кушып эчү әйбәт. Бераз гына салкын тигән кебек тоелса, шунда ук әлеге чәйне эчегез.
Безнең әбиләр юкка гына алмалы чәй эчми. Кайнар чәйгә алма салганнан соң андагы С витамины гына юкка чыга икән. В, Р, А, Е витаминнары, башка микроэлементлар, пектин исә шул ук күләмдә чәйгә чыга. Алманы яшел чәйгә дә, карасына да салырга була. Шулай ук аның янына әфлисун, лимон, мандарин, бөтнек, бал, гөлҗимеш, дарчин, канәфер, түгәрәк кара борыч өстәргә мөмкин.
Алмалы чәйне ничек әзерләргәме? Кайнап торган суга барлык әйберләрне салып, 10-15 минут кайнатасың да витаминлы чәй әзер. Кыш буе үз бакчагызның алмасын чәйгә салып эчәсегез килсә, аны көздән киптереп куярга да була.
Эштән арып кайтсагыз да бөтнекле чәй әзерләгез. Лимон бөтнеге, шалфей, ромашка, сукыр кычыткан, сары мәтрүшкә, ала миләүшә, бал кушып ясаган чәй көч кертә. Мондый шифалы үләннәрдән торган чәйне даруханәләрдән дә алырга була. Тик үзең киптергәне яхшырак. Әмма шунысы бар: кайбер үләннәр бер-берсенә туры килми, аларны белеп файдалану хәерле.
Чәй әзерләүнең үз сере бар. Җиләк-җимеш, үлән чәйләрен ясаганнан соң озак тотарга ярамый. Зур чәйнеккә салып, 15 минут төнәтергә, аннан соң эчәргә кирәк. Мондый чәй озак торса, аның сихәте югала. Бер литр суга бер чәй калагы үлән, яки җиләк-җимеш, ике чәй калагы чәй салырга киңәш ителә. Ә менә дүләнә, гөлҗимешне төнгелеккә термоска салып та калдырырга була, бу вакытта бөтен тәме суга чыгачак. Әмма кайнап торган су салырга ярамый, аның температурасы 90 градус тирәсе генә булсын.
Тәүлегенә 10-15 бөртектән артык миләш, гөлҗимеш кебек җимешләр куллану да ярамый. Файда урынына зыян килүе бар.