езнең Казан һәм Болгар халкыбызда ике кеше юлыксалар, олысы да, кечесе дә, аермасыз: «Исәнме, сәламәтме?», – диешү гадәт. Кайсы сорашырга өлгерсә, сораша башлый, бер кагыйдә белән түгел. Күп вакытларда ике тарафтан да шул «исәнме», «сәламәтме» сүзләре белән үткәреп, Аллаһны мактау, шөкер итү я саулык һәм башка хәлләре бәян ителмичә дә үтә торгандыр. Кем сораша башларга тиешлеген уйлаучы да бармы, юкмы – мәгълүм түгел. Безнең халыкның ясалма мәдәният һәм тәрбия исемнәрен күтәреп йөреп тә, шундый тупас кына очрашу белән үткәрүләре күп үк була. Бу эштә бер табигый һәм тумыштан булган бер тәртип безнең мәдәнияттән төшеп киткән. Тәрбиячеләр, тәрбия ысулларын язучылар тарафыннан да тәрбия кагыйдәләренә кертелмәгән.
Башта шул: хәл сорау халыкның теләвенә күрә, яхшы булса – Аллаһка шөкер һәм мактау, киресе булса – бертөрле ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе өчен булырга тиеш. Шунлыктан бу хәл сорау кодрәтлерәк саналган, олы кешедән башланырга тиеш. Яшь һәм кечкенә кешеләрнең олыдан хәл соравы артык бер эш хисап ителергә мөмкин. Бәлки әдәптән тыш бер мөгамәлә булуы ихтимал. Олы кешенең хәлен сорап, кечкенә кеше нинди эш күрә ала, аның начар хәленә нинди ярдәм һәм нинди яхшы тәэсир бирә ала? Борынгылар арасында бер кеше икенчесеннән: «Ничек тордың?», – дигәненә «Ә син минем өчен нәрсә эшли аласың соң?» дигән җавап ишеткәч, сүзнең үткәнен, үзенең гаҗизлеген аңлап, һичкемнән хәл сорамаска сүз бирүе турында кайбер тәрҗемәи хәлләрдә күренде.
Бу өлкәдә булган табигый әдәп, бозык мәдәнияттән сәламәт калып торган, мөгамәлә кылу һәм очрашу әдәбендә безнең мәдәниләрдән күп урыннарда алда торган төрекмән һәм казакъ бәдәвиләребездә ишетелә һәм күренә. Аларда үзләреннән олы һәм карт кешедән башлап хәл сорашу юк. Хәтта төрекмәннәрдә бу өлкәдә игътибар янә артыграк икән ки, ике кеше очрашканда, сүз башлауны һәм хәл сорашуны икенчесенә биреп, икенче тарафны зурлап һәм ихтирам итеп: «Сора, сора», – дип, икенчесе дә моңа: «Сора, сора», – дип, араларында кабатлап торуда, соңрак кына берсе сорый башлый икән. Казакъларда бу кадәр булмаса да, олыларын ихтирам итү һәм алардан алдан сүз башламау, аларга һәрвакыт һәр эштә юл куюлары – гадәт. Сартиядә исә гади халык арасында олылары сүз башлап хәл сорый, кешеләр «әлхәмде лилләһ» [«Аллаһка мактау»] кебек сүз белән җавап бирәләр. Кечеләрнең олылардан саулык һәм башка хәл сораулары бик сирәк була. Зур галимнәр һәм остазлар арасында исә олылар илтифат һәм түбәнчелек итеп: «Ни хәлдә», – дигән кебек сүзләр белән сораганда, яшьләр һәм шәкертләр сикереп, урыннарыннан калкып, кулларын кушырып: «Коллык, тәкъсир», – диләр. «Коллык» сүзе аларда зур илтифат һәм шатландыруга каршы: «Илтифат итүегезгә һәм игътибарыгыз белән бәхетле итүегезгә шатландым һәм куандым», – дип әйтү, түбәнчелек күрсәтү урынында кулланыла. «Әш-шәкаик» авторы шәех Мөхәммәд Бәдәхшинең тәрҗемәи хәлендә бәян иткән бер вакыйга – бер дәрес, гыйбрәт. Шулай бервакыт солтан Сәлим Әүвәл, Димәшкъ, Шамны яулап алгач, бу шәехнең өенә барган, ләкин араларында һич сөйләшү булмаган. Икенче мәртәбә янә барган. Бу тапкырда шәех хәзрәтләре әйткән икән: «Һәр икебез – Аллаһның бәндәсе, ләкин шул аерма бар ки, синең аркаңда халыкның күп авыр йөкләре бар. Минем аркам җиңелрәк. Димәк, халыкның хокукын югалтмаска тырыш». Солтаннан бу очрашуларында сүзсез торуны сайлавының сәбәбен сорагач, әйткән ди: «Сүз ачу олы кеше тарафыннан булырга тиеш. Минем аңа нисбәт белән олуглыгым юк, шәех тә әдәп күрсәтте, түбәнчелек күрсәтеп сүз ачмады». Янә әйткән: «Солтан Хөсәен Бәйкра нәселеннән булган Бәдигыззаман, Рум иленә килгәндә, миңа килде. Мин һич сөйләмәдем, ул да әдәп йөзеннән сөйләмәде». Солтан Сәлимнең, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, шәехләр белән әдәпле, түбәнчелекле тотуы һәм шул хәлен янында булганнарга туры аңлатуы дин һәм инсафлык әсәреннән, иман куәте һәм дөрес ышану нәтиҗәсе. Аллаһ аңа хәерле әҗер бирсен!
Бу мәсьәләгә мөнәсәбәтле бер мәсьәлә – баласына әдәп өйрәтәм, дип хыялланган кешеләрнең кайберләре килгән-очраган кеше белән баласына күрешүне (кул бирешүне) искәртә, хәзерге заманча кешесенә күрә, шәригатькә һәм Сөннәткә туры килгән булса, русларга охшап, үзеннән олы кешегә бала бер кулын суза, олы кешенең кулын тота, гүя ки үзенә буйсынырга ант бирүче падишаһ яки шаһзадә. Бу рәвешнең тиешсезлеген җитешсез атасы да аңламый, шулай күрешсә, балам әдәп өйрәнә, олылар белән очрашу ысулын белә, дип куана. Наданлык һәм ахмаклык!
Күрешүнең асылы – дустын, кардәшен яклау, аны саклау һәм бәладән коткару өчен кулыннан алудан алынган күркәм мөгамәлә булса кирәк. Шунлыктан олы кеше бер кулын сузса җитә. Көчле кеше ихтирам тиешле урында ихтирамы тиешле кешегә ике кулын сузып, кулын үбәргә тиеш. Моның күрешүе кул бирү, олының кулын, ихтирам белән алып, үбүдән гыйбарәт булырга тиеш.
Кыскасы: күрешүдә олы кеше кул бирсә генә, кулын сузса гына, кечкенә кеше кул сузарга тиеш. Олы кешенең кул бирүе башкасын яклавына алу мәгънәсендә булып, кечкенәләрне зурлау һәм ихтирам юлы белән булырга тиеш.
Кыскасы: күрешүдә олы кеше кул бирсә генә, кулын сузса гына, кечкенә кеше кул сузарга тиеш. Олы кешенең кул бирүе башкасын яклавына алу мәгънәсендә булып, кечкенәләрне зурлау һәм ихтирам юлы белән булырга тиеш. Шунлыктан, ихтирам урынында булганга, кечкенәләр олылар белән ике кул биреп күрешергә тиеш.
Галимҗан Барудиның "Хатирә дәфтәре"ннән.