Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тулган Айга карамагыз!

Фото: logik-logik.livejournal.com
Фото: logik-logik.livejournal.com

Бүген — Ай тулган көн. Бу көнне нәрсәләр эшләргә ярамый?

Бүген тулган Ай бик гадәти булмаячак, чөнки ул Ай тотылу белән туры килә. Русиядә Ай тотылу күренешен Төньяк һәм Көнчыгыш Себер халкы гына күрәчәк. Тик халыкта, тулган Айга тутырып карарга ярамый, юкса, үзеңә начар энергитика аласың, дигән ышану бар.

Айның тулган вакытында иң күп аварияләр, табигый бәла-казалар һәм катаклизмнар була. Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк.

Астрологлар Ай тулган көнне кайбер эшләргә тотынмаска киңәш итә. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка акча алмагыз һәм бирмәгез.

Шулай ук Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, өйдәге гөлләргә су сибәргә, төпләрен йомшартырга да киңәш ителми. Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.