Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Пневмониядән ананас файдалы

Фото: evaveda.com
Фото: evaveda.com

Ананаста кеше өчен кирәкле витаминнарның барысы да диярлек тупланган. Шулай ук, анда бик күп күләмдә азык җепселләре һәм минераль матдәләр (калий, тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец, йод) бар.

Ананасның бик тә файдалы булуы аның сутында үсемлек ферменты - бромелайн булу белән дә аңлатыла. Ул аксымны тарката һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия.

Шешенүләргә каршы тора алу уңаеннан да ананас һәм аның суты бөерләр авырганда да бик файдалы. Аны шулай ук азканлылык вакытында кулланырга киңәш итәләр.

Ананас артрит, бронхит, пневмония, төрле йогышлы авыруларны дәвалаганда да файдалы.