Шикәр авыруы күзәтелгәндә көнгә кимендә өч тапкыр түбәндәге күнегүләрне ясарга киңәш ителә:
1. Ике кулыгызның имән бармакларын кушып куеп, күз турында йөзегездән 40 сантиметр ераклыкка сузыгыз. Бераз карап торганнан соң кулларыгызны ике якка аерыгыз. Әмма бармакларны күз уңыннан җибәрмәгез. Кулларыгызны ян-якка ике бармагыгызны да күрерлек дәрәҗәдә аерыгыз. Аннары имән бармаклардан күзне алмыйча, кулларны каршыгызда янә кушыгыз.
2. Йөзегездән 40 сантиметр ераклыкта янә имән бармакларыгызга карагыз. Аннары күз карашын каршыгыздагы берничә атлам ераклыктагы әйбергә юнәлтегез. 5-6 секунд карап торгач, карашыгызны бармакларга күчерегез. 5-6 секунттан янә ерактагы әйбергә карагыз.
3. Күзләрегезне йомыгыз да бармак очлары белән күз алмасына 6 тапкыр әкрен генә басыгыз. Күзләрегезне ачыгыз һәм бераз вакыт йоммаска тырышыгыз. Күнегүне өч тапкыр эшләгез.
4. Күзләрегезне чытырдатып йомыгыз да ачыгыз — шулай 6 тапкыр кабатлагыз. Аннары күзләрегезне ачыгыз һәм 6 секунд йоммаска тырышыгыз. Күнегүне өч тапкыр ясагыз.
5. Аска карагыз һәм күзләрегезне уңга-югарыга, сулга-аска йөртегез. Өч тапкыр кабатлагач, каршыгыздагы әйбергә карагыз. Хәзер күз карашыгызны сулга-югарыга, уңга-аска юнәлтегез.
6. Ике минут дәвамында күзләрегезне еш-еш ачып йомыгыз. Күзләрне чытырдатып йомарга кирәкми.
7. Бармак очлары белән башта — өске күз кабагын — күзнең эчке почмагыннан тышкысына таба, ә аннары аскы күз кабагын тышкы почмагыннан эчкә таба ышкыгыз. Күнегүне 9ар тапкыр эшләгез.
Күнегүләрне эшләп бетергәч, күзләрегезне йомган килеш утырып торыгыз. Һәр күнегүдән соң күзләрегезне йомып, бераз гына булса да ял иттерегез. Әлеге күнегүләрне никадәр ешрак ясасагыз, нәтиҗә шулкадәр яхшырак булыр.