Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган: -салым ташламалары; -ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар; -хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары. Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала. Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул. Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул
Пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтында расларга мөмкин
30 ноября 202030 ноя 2020
3
2 мин
