Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Алло! Миндә ковид ачыкланды... Нишләргә?”

Фото: yuga.ru
Фото: yuga.ru

Башкортстанда медицина учреждениеләренә ярдәмгә Ковидка каршы ситуацион үзәк эшен дәвам итә. Аның хезмәткәрләре иң еш бирелгән сорауларга җаваплар белән бүлеште.

– Ковид йоктырган кеше белән бәйләнештә булдым. Нишләргә?

– Яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итегез. Сезгә 14 көнгә больничный ачачаклар. Ике атна эчендә авыру билгеләре күзәтелмәсә, ПЦР анализы алмаячаклар. Хәлегез начарланса, табиб чакырырга кирәк.

– Табибка ничек язылырга?

– 1301 номеры (шалтыратулар мобиль һәм стационар телефоннардан да кабул ителә), үзегезнең поликлиника регистратурасы, «Доктор Башкортостан» сайты, “Госуслуги” аша яисә поликлиника регистратурасына килеп яисә поликлиникадагы электрон терминаллар аша.

– Табиблар бригадасы килде. Ни өчен алар пациентны дәваханәгә алып китмәде?

– Медицина тикшерүеннән һәм пациентның сүзләреннән чыгып, госпитализация хакында карарны табиб кабул итә. Пациентның гомеренә хәвеф яный икән, ашыгыч ярдәм табибы һичшиксез госпитализация тәкъдим итә. Алып китмәгәч, димәк, моның өчен җитди сәбәпләр юк.

Өйгә килгән табиблар нигә бахиллалар кими?

– Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аяк киемнәрен салырга һәм бахилла кияргә тиеш түгел. Аларның бурычы – мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме күрсәтү.

Исем-фамилиясен дә әйтеп тормыйлар...

– Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен моны эшләү мотлак түгел. Закон рөхсәт итә. Алар подстанция һәм машина номерын әйтергә тиеш.

– Гаилә әгъзасы ковид йоктырды. Нишләргә?

– Аны аерым бүлмәдә изоляцияләргә. Һәркемнең савыт-сабасы, тастымалы, урын-җир кирәк-яраклары аерым, шәхси булырга тиеш, бер-берегездән 1,5 метр ара сакларга тырышыгыз, чиратлап ашагыз, бергә телевизор карамагыз, бүлмәләрне җилләтегез, дымлы җыештыру оештырып торыгыз, кулларны еш юыгыз, савытларны дезинфекцияләгез, күбрәк сыеклык эчегез, температурагызны контрольдә тотыгыз.

– Миндә анализ буенча ковид ачыкланды. Гаилә әгъзаларына тест үтәргәме?

– Күптән түгел гаиләдә чирләүчеләр булса, ике атнага үзизоляциягә китәргә кирәклеге турында яңа кагыйдәләр барлыкка килде. Ләкин авыру билгеләре ачыкланса гына тест үтәргә кирәк.

– Ковидка кайда анализ үтәргә була?

– Сездә авыру билгеләре юк, ләкин белешмә кирәк икән, ПЦР анализын түбәндәге клиникаларда бирергә була:

1. «Медиалаб» +7 937 309-46-84, (347)262-73-77
2. «Лорак» лаборатор диагностика үзәге (347) 244 55 50, (347) 244-55-60
3. «МЕГИ» медицина үзәге 8 800-234-70-70
4. «Лаборатория» тикшерү үзәге (347) 200-81-71
5. «Центр медицинских исследований» (347) 216-22-33
6. «Медсервис» (Салават) 8 800 250-32-90
7. «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Башкортостан»:
Уфа: (347)287-29-45
Күмертау (34761)4-38-85)
Туймазы: (34782)7-25-96
Стәрлетамак (3473)43-68-00.

Бу хезмәтләрнең түләүле икәнлеген онытмагыз.

– Тестны ничек дөрес үтәргә?

- Процедура алдыннан тешләрне чистартырга, ике сәгать кала ашарга, тәмәке тартырга, вируска каршы препаратлар кулланырга ярамый. Бу мөһим. Тест дөрес нәтиҗә бирмәскә мөмкин.

– Тест нәтиҗәсен кайда һәм ничек белергә?

– Нәтиҗәләр 48 сәгать эчендә әзер була. Ил Президенты Владимир Путин вакытны тизләтергә кушты. Нәтиҗәләрне үзегезнең табибтан, Бердәм медицина порталында, “К врачу” мобиль кушымтасында белергә мөмкин. Ашыгыч госпитализация кирәк булганда кешегә экспресс-тест эшлиләр.

– Антитәнчекләргә анализны кайда бирергә була?

– Коронавируска тест биргән урында. Аны авыру башланганнан соң 14-21 көндә бирү хәерле. Антитәнчекләр 5-6 ай саклана.