(Бөек Ватан сугышы елларында Яңавылда булган хәлгә таянып язылды)
Алтын тешле Хәмәтгәрәй
Күп тә үтмәде, Хаҗикәй өметле хәбәр китерде:
– Октябрь революциясе урамында, поселок Советына каршы йортта яшәгән, патша заманында, егерменче елларда кибет тоткан Солтанов Хәмәтгәрәй кичә базарда басып торган җиреннән егылып үлгән. Үзем аларга кермә-дем, капка төпләрендә берничә кеше җыелган, бөтен Йобанай шул турыда сөйли, – диде Хаҗикәй, Юралның ишеген ачып кергәч тә.
– Гәрәй абзый вафат булган?! Җаны ожмахта булсын… Минем әнкәй аларда ялчы булып хезмәт итте, мин аларны яхшы беләм. Бәләкәй чакта кибетенә керсәң, мине прәннек белән сыйлый иде, – диде Юрал, гаҗәпләнеп, бераз канәгатьлек хисе белдереп тә.
Хәмәтгәрәй гаиләсе Юралга күптән таныш. “Соңгы вакытта бәйләнеш өзелгән булса да, Гәрәй абзыйны соңгы юлга озатырга кирәк. Турыдан-туры паталогоанатом белән сөйләшергә мөмкинлек туар”. Шундый уйлар белән Юрал Гәрәй абзый яшәгән йортка юлланды.
Ике катлы йорт, аскы каты кызыл кирпечтән, тәрәзәләре урам сукмагыннан аз гына өстәрәк. Элек анда Хәмәтгә-рәйнең иркен генә кибете урнашкан иде, хәзер – склад, утын саклана. Икенче каты агачтан, киң такталар белән тышланган, алты почмаклы, тәрәзәләре капкачлы, түбәсе калай. Тирә-якта андый йорт күренми. Ишек алдына җиз келәле биек капка аша керәсең. Юрал бәләкәй чагында боларга игътибар итми иде. Хәзер барысына да күз ташлады. Капкадан кергәч тә электән таныш, ямь-яшел үлән белән капланган йорт алдын күрде. Элек кышын – чана, җәен – арба була иде, әле алар юк. Берничә адымда гына кое. Чатлы биек баганада кое сиртмәсе. Ул томшыгын күккә чөеп, көньякка очучы торналар көтүен кызыгып күзәтүче адашкан торнаны хәтерләтә. Юрал бәләкәй чакта әнисенең шушы кое сиртмәсен чүктереп коедан су алганын исенә төшерде. Ул аңа авыр чиләкне күтәрергә булыша иде. Чиләккә тотынган саен, аякларына суык су түгелә иде. Кое янында бүрәнәдән, аркылы балта белән чокырайтып ясалган, су тутырылган улак. Улак тирәсендә дистәләгән тавык. Алар Юралга игътибар итмичә үз эшләре белән мәшгуль: кайсылары аяк астындагы туфракны тибә, кайсылары чебен куа.
Командирлары гына, Юралны күрү белән, зур кызыл кикриген күтәрде, озын урак сыман койрыгын кабартты да: “Кик-ри-күк”, дип, әллә Юрал белән исәнләште, әллә, бел, монда кем хуҗа, чыгып кит хәзер үк, дип, аны искәртте. Ишек башына дага эленгән. Өй эчендә ике мич. Берсе акбурга буялган. Кунак бүлмәсе белән йокы бүлмәсе арасында түгәрәк мич – карага буялган галанка.
Юрал бәләкәй чакта тәрәзәләрдә чигелгән тастымаллар эленгән иде. Хәзер алар юк, барысында да ак пәрдә.
Тавыш адашырлык бүл-мәдә Хәмәтгәрәйнең хатыны Миңнезифа абыстай, тагын өч-дүрт әби утыралар. Яулык чите белән күзләрен сөртеп торган абыстай янына килде, аны кочаклап:
– Ходай сабырлыклар бирсен үзеңә, абыстай, – диде.
– Улым, гомерле булырсың, әле генә искә алган идем. Кайгы күлләренә баттык, кинәт кенә китеп барды, кызганыч шул, Шәүкәтем әллә өлгерә, әллә юк, сезгә генә ышаныч, ярдәм итәрсез инде. Гәрәйне моргтан кайтарырга кирәк, – диде абыстай.
– Абыстай, үлгән артыннан үлеп булмый, әнкәем исән булса, монда булыр иде, мин дә сезнең белән, булдыра алганча ярдәм итәрмен. Шәүкәтләргә хәбәр иттегезме?
– Иттек, Ташкиннан пуез озак килә икән, аны көтәбез, – диде Миңнезифа абыстай.
Шәүкәт – аларның олы уллары, Ташкентта яши, юрист булып эшли икән.
Уртанчылары Зәки Бөек Ватан сугышында һәлак булды, бердәнбер кызлары Сания авылда кияүдә, өч кызы бар.
Моргта
Икенче көнне Юрал ат җигеп моргка барды. Гәрәй мәрхүм үз киемендә тартмада ята, өсте канга буялган марля белән капланган. Юрал
шәфкать туташыннан сорап, тартма янына килде, марляны ачып карады, мәет алдында башын иде, кулы белән битен сыйпады, уң як өске тешләре алыштырылганын белде. Димәк, Юрал уйлаганнар расланды. Шәфкать туташыннан паталогоанатомны чакыруын сорады, үзе мәет исе аңкыган бүлмәдә калды. Бүлмәдә ике тартма, берсе буш. Идәне таш, стеналары ак кафель белән капланган, бер генә тәрәзәсендә тимер рәшәткә, түшәмдә прожекторга охшаш, сүндерелгән электр яктырткычы, стенада, тышкы ишек өстендә, бер генә электр лампочкасы пыскый.
Ишектән кырык-кырык биш яшьләрдәге, урта буйлы, чиртсәң каны чыгардай йөзле, кыска муенлы, ак халат кигән, калай күзле ялтырбаш күренде. Аның Юралны бораулаган күзләре тирән чокырга батып нишләргә белмәгән кешенекен хәтерләтте. Шулай да тынычсызлануын сиздермәскә тырышты.
Кул биреп исәнләштеләр. Юралның бәләкәй генә кул чугы шартлап куйды…
– Ни булган Гәрәй абзыйга? Юмартлардан юмарт кеше иде. Яхшы кешеләрне Ходай үзенә алырга тырыша...
– Солтановка инфаркт булган. Әҗәл берничә минутта яулаган. Беркем дә ярдәм итә алмас иде аңа...
– Үлгән артыннан үлеп булмый, безгә яшәргә кирәк… Күзгә-күз таныштык, эшнең дә турыдан-турысына күчик. Бу агайның тешләре синдә кала, Урмановныкын миңа бирәсең.
– Нинди Урманов, нинди тешләр? – дип, паталогоанатом белмәмешкә сабышты.
Юрал бераз вакыт сүзне ничек дәвам итәргә белми торды. Аның тимер рәшәткәле күңел тәрәзәсен ничек ачарга? Тимер балта кулланыргамы, йә булмаса, юкә чөй кагаргамы? Сүз чәкештерү файда бирмәс дип уйлады да:
– Мә, таныйсыңдыр, – дип, кесәсеннән алып муляж тешләрне күрсәтте. Паталогоанатом, күзләрен ачып-йомып, Юралга карады, бер сүз дә әйтмичә күрше бүлмәгә чыкты. Анда озак кына булды ул, телефоннан сөйләште шикелле.
Егерме минут чамасы узгач чыкты да:
– Гафу итегез, миндә бернинди дә алтын теш юк, сез ялгышасыз, – дип Юралга белешмә сузды.
Юрал аны алып тартма өстенә куйды да:
– Алай икән, болай булгач, Миңнезифа абыстайны, туганнарын чакырырга туры килер, – дип, ишеккә таба атлады.
Юралның аяк терәп сөйләшкәненә төшенде паталогоанатом:
– Уртак телне кайчан да табарга була, ашыкма әле, – дип, паталогоанатом Юралны туктатты. Бераз уйланып торгач өстәп куйды: – Башка – баш, урталай бүләбез.
– Әле генә йорт бетергәнсең, мал-туарың бар, балигъ булмаган малаеңа мәктәпне тәмамларга кирәк, утырасың килмәсә, мин әйткәнчә эшлибез. Төрмә төрмә инде. Анда мине беләләр, синең кебекләрне көтәләр. Бүген – бар, иртәгә – юк, күмәләр дә куялар, кабереңә чәчәк салучы да булмас. Үз мөмкинлегеңнең чиген бел, артык бәхетне көтмә. Барына канәгать булмый, үзеңне харап итмә.
Бу сүзләрне ишеткәч пата-логоанатомның тубыклары калтырады.
– Килештек, түлке мәетне җирләсеннәр әле. Шушы көннәрдә Чакматаш тугаенда очрашырбыз риза булсаң, кармагың бармы?
– Кармаклап утырмабыз инде, балыкчының җылымы бардыр ич.
– Бар, алырмын, – диде паталогоанатом. – Сиңа да, миңа да артык күз кирәкмәс, – дип, кесәсеннән портсигар чыгарды.
Йорт алдына чыгып папирос тарттылар. Юрал киткәч, паталогоанатом күзләрен тартмага текәп карап торды. “Каһәр сукканга охшаган, минем гаилә турында белмәгәне юк. Бик кыйммәткә төшә күрмәсен бу танышу”, – дип уйлады.
Шәүкәт кайтты
Хәмәтгәрәйне җомга көнне җирләделәр. Шимбә көнне Шәүкәт кайтты. Шул ук көнне Хәмәтгәрәйнең өчен уздырдылар. Хәзрәт әрвахка, аның атасы, анасы рухына багышлап ясин укыды. Туганнары, балалары хәер тараткач, Миңнезифа абыстай урыныннан күтәрелде.
– Хәзрәт, Хәмәтгәрәйгә, безнең заттагы әрвахларга багышлап Коръән чыгарсыз инде, – дип, Хәзрәткә чигелгән тастымал, ашъяулык бирде, хәергә тагын тере тавык китерәсен белдерде.
– Сәдаканың савабы зур, гөнаһ пәрдәсен каплый. Бәла-казадан коткарып, хәвеф-хәтәрдән саклый, – дип, хәзрәт ясин укып багышларга нәзер кылды.
Иртәгәсен Миңнезифа улы белән зиратка барды. Абыстай иренең кабере каршында намазлык җәеп, догалар укыды. Кайтканда Шәүкәт әнисенең тел төбен белергә тырышып, аның киләчәк тормышы турында сүз кузгатты.
– Әнкәй, берүзеңә сарай кебек зур йортта яшәү кыен булыр. Саниянең үз тормышы, безгә күчсәң әйбәт булыр иде, – диде.
– Әй, улыкаем, ничек ташлап китим инде Гәрәйне?! Ярты гасыр кулга-кул тотынышып яшәдек, ул да риза булмас, калырмын инде. Йөзеннән беркайчан да иман нуры китмәде. Елына бер-ике булса да, килеп йөрермен. Гомеремдә килен белән яшәмәдем...
Автор: Нәдһәт ФӘТХИЕВ.