Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чөгендер тәмле пешсен, дисәң...

Гади генә ысул. Сәгатьләр буе кайнатырга да, кәстрүл юарга да кирәкми.
Фото: urozhajnayagryadka.ru
Фото: urozhajnayagryadka.ru

Гади генә ысул. Сәгатьләр буе кайнатырга да, кәстрүл юарга да кирәкми.

Салатларга яисә телемләп ашар өчен чөгендерне мичтә пешерегез. Болай әзерләнгәндә, ул барлык витаминнарны һәм файдалы минералларны саклый, ә иң мөһиме – тәмлерәк килеп чыга! Өстәвенә кәстрүл юарга да кирәкми.

Чөгендерне юыгыз, фольга төрегез һәм 190-200 градуска кадәр җылытылган мичтә 1-1,5 сәгать пешерегез. Әзерлеген чәнечке белән тикшереп карарга да була. Мичтә пешкән чөгендер борщлар өчен дә бик ярап куя.