Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Махмырдан ничек котылырга?

Фото: pressa40.ru
Фото: pressa40.ru

Истә калдырыгыз, кирәге чыгуы ихтимал.

Махмыр булмасын өчен эчмәскә кирәклеген һәркем белә, әмма бу канунны бик азлар үти. Инде авыргач, кичә кич "артыгы" булганын сөйләп тору урынсыз. Шул ук вакытта, кеше алкогольдән агуланган икән, аңа тизрәк ярдәм итәргә кирәклеген дә онытмыйк. Хәлләрнең бик нык катлаулануы да бар бит. Шулай итеп, махмырдан ярдәм итә алырдай ысулларны барлыйбыз.

1. Су эчегез. Әмма берьюлы күпләп түгел, еш, әмма аз-азлап эчәргә кирәк. Соклар, кефир эчәргә дә мөмкин.

2. Ашаудан баш тартмагыз. Ит, бәрәңге, кайнар шулпа, тозлы кәбестә кебек туклыклы ризык кулланыгыз.

3. Бал махмырдан котылу өчен менә дигән ярдәмче.

4. Контраст душ кабул итегез.

5. Салкын һавада йөрегез яисә бүлмәне җилләтегез.

6. Сорбентлар кабул итегез, "активированный уголь" ярдәмендә күпләр бу авырудан дәвалана.

7. Вакыт-вакыт салкын су белән юыныгыз.

8. Күбрәк хәрәкәт итегез. Аңлашыла, мондый вакытта хәрәкәт итәсе килми, шулай да организмны эшләтеп, начар матдәләрне аннан чыгарырга кирәк.