Найти в Дзене
Саба таңнары

Уңыш бәйрәме – көзге тантана

Быел игенчеләр­нең – кырларда армый-талмый хез­мәт куючыларны хөрмәтләп үткәрелүче уңыш бәйрәме, эпидемиология вәз­гыяте бәлки яхшырыр дигән өмет белән бераз сузыл­ды, күпмедер со­ңарды да. Ахыр чиктә чараның форматы үзгәрде, әмма эштә үзләрен күрсәткәннәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады. Мисалга, “Игенче” җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын билгеләп үтүгә аеруча иҗади якын килделәр. Ху­җалык үз хисабына гына да 50гә якын кешегә акчалата премия бирде. Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Хезмәт алдынгылары, шу­лай ук гомер буе игенчелектә-тер­лекчелектә эшләгән ветераннар өчен Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм авыл үзеш­чәннәре иң яраткан җырларын башкардылар. Әлеге чаралар үз дәрәҗәсендә барлык хуҗалыкларда да үтте һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәй­рәмне быел аеруча зур уңышлар белән каршылады. Агротехник сроклар төгәл үтәлеп, югары сыйфатлы бөртекле культураларның тулай җыемы 89,8 мең тонна тәшкил итте, уртача гектар уңышы 36,6 центнер булды. Район тарихында мондый уңышның булганы юк иде. Терлекләргә 154920 тонна силос, 174881 тонна сенаж (төргәклесе 2423 тн.), 20215 тонна печән, ягъни бер баш шартлы терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге әзер­ләнде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз