Яки балачактан бер хатирә.
Кызы белән кияве, берүзең булышма, ялга үзебез кайтырбыз дисәләр дә, ничек инде эш кешесен көтеп ятасың, азрак булса да кыймылдый торыйм, дип, көрәген алып Гүзәлия бәрәңге казырга чыкты. Көннәре соң көннәре! Бигрәк матур килә быел көз. Ни йөрәгең җитеп өйдә утырмак кирәк, әле бит ул кеше эшләгәнне генә карап утыра торган яшьтә түгел. Ә бәрәңге шәп быел. Бирсә Ходай бирә бит ул, яз соң килде дип тормый. Балаларга да җитәр, оныкларына да бирер.
Шундый матур уйлар белән акрын гына кыймылдаган Гүзәлиянең көрәге, кинәт кенә ниндидер тимер әйбергә тиеп, чыңлап алды. Бәрәңгесен казып чыгаргач, кулы белән кара җирне актарып эзләп тапты ул теге тимерне. Каралып, күгәреп беткән олы биш тиенлек иске акча булып чыкты ул. Туфрагыннан чистартып, учына салды. Олы биш тиен... Бигрәк тә таныш кебек. Кайда шундый биш тиенлекне учына салып, бик кадерләп тотып торганы булды соң әле аның?
...Кинәт кенә уйлар өермәсе аны балачакка, туган ягына алып китте. Әнә бит, шундый ук бәрәңге бакчасында, кулына шундый олы биш тиен акча тоткан нәни генә Гүзәлия басып тора. Кулындагы акчасына елмаеп карап торды да “җимпер” кесәсенә салып куйды. Эшне башларга кирәк тизрәк, болай елмаеп торсаң, барасы җиреңә дә бара алмый калырсың.
Күршедә яшәүче Салиха әбисенә көн саен дәрестән соң ярдәмләшергә керә кыз. Ул бик олы инде, шулай үзе эшли алмаган эшләрне Гүзәлиядән эшләтә. Буш итми әбисе аны. Эш беткәч, кызның кулына олы биш тиен акча тоттыра. Өч тиенлек тә, ике тиенлек тә түгел, гел шулай биш тиенлек әзерләп куя иде. Бик тә кирәк Гүзәлиягә бу акча. Мәктәп капкасы янында белдерү тактасы эленеп тора алар авылында. Әнә бит, бүген дә алар мәктәптән чыкканчы ук киномеханик Әшрәф абыйлары яңа белдерүне элеп тә куйган. Көн саен булмаса да, атнасына ике-өч тапкыр клубта балалар өчен кино була, ә олыларга көн дә диярлек күрсәтәләр.
Күп баланың шул такта янында ук башына зур уй төшә: “Бүген тагын кинога акча каян алырга?” Гүзәлияләр өйдә биш-алты бала, әниләре берничек тә көн дә 25-30 тиен тоттырып, аларны кинога җибәрә алмый. Менә шуның өчен дә инде балалар алар урамында яшәүче әбиләрне бүлешеп бетергән.
Гүзәлиянең Салиха әбисе бар да инде шуның өчен. Кыен түгел ул эш. Әниләре дә рөхсәт итеп торгач. “Эшләгәнең кеше өчен булса да, өйрәнүең үзең өчен”, – ди. Аның каравы, сәгать биштә клубта алардан да бәхетле бала юк. Сугыш турында киноларның нәкъ чыккан вакыты, ни йөрәгең җитеп кинога бармый каласың. Икенче көнне мәктәп гөр килеп тора: “Күрдеңме дә, күрдеңме, вәт безнекеләр, бәрделәр генә тегеләрне!”
Менә шундый уйлар белән Гүзәлия үзенә дип бирелгән ун рәт бәрәңгене казып, чүпләп бетерде. Чиләген, көрәген ихатага илтеп куйды, кулларын яхшылап юды. Күрше әбисе аркасыннан сөеп, озатып калды үзен. Шунда аның куллары үзеннән-үзе “җимпер”ының кесәсенә тыгылды. Күңелен инде сәгать буе җылытып торган теге биш тиенне тагын бер тапкыр тотып карыйсы килде...
Кинәт, корт чаккандай, кулын кесәсеннән тартып алды Гүзәлия. Юк бит кесәсендә теге биш тиен, юк! Нәрсә эшләргә белмичә, шул бәләкәй генә кесәсен әллә ун тапкыр актарды ул. Күзләреннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмәскә тырышып сөртеп ала да, басып торган җиреннән иелә-иелә тагын эзләргә тотына. Бәләкәй генә акча түгел бит югыйсә, сап-сары олы биш тиен! Якын-тирәгә төшкән булса, әллә каян күренеп торырга тиеш бит инде. Димәк, акча бәрәңге бакчасында төшеп калган.
Йөгерде шунда Гүзәлия. Яңа гына алынган бәрәңге җирен, дүрт аяклап мүкәләп чыкты кызыкай. Аның белән нәрсәдер булганын сизенеп, кабаланып, әбисе килеп җитте. Бик озак икәүләп эзләгән булдылар. Балтасы суга төшкәндәй, Гүзәлия бик күңелсезләнеп, өйләренә таба атлады. Капкадан чыгу белән шушы ук урамда яшәүче киномеханик Әшрәф абыйсы очрады. Аның күзенә елап беткән килеш күренәсе килмичә, өйләренә йөгерде кыз. Усал ул абый. Клубта ул барында бер бала да тәртип боза алмый, вакытыннан алда бер баланы да клубка кертми, клуб идәненә бер чүп ташлармын, димә. Салиха әбисенең: “Әшрәф, Әшрәф, балакаем, сүзем бар иде, тукта әле”, – дигән сүзләре колагына ишетелеп калса да, тыңлап тормады.
Ә бераздан аларга кабаланып күрше әбисе килеп керде: “Бар, кызыкаем Гүзәлия, клубка, Әшрәф абыең кинога кертермен, дип әйтте. Әйдә тизрәк, соңга каласың!” – дип, кызга үзенчә яулыклар ябындырып, озатып калды.
Кинога ничек бушка керүе сер булып калды Гүзәлиягә. Әллә инде әбисе Әшрәф абыйсы кесәсенә тагын бер олы биш тиен салып җибәрде, әллә инде киномеханик абыйның яхшылык эшлисе килдеме,− тик куркып кына билет сата торган ишек янына якынлашкан кызны, кулыннан тотып, залга кертеп җибәрде. Бер дә усал булмаган икән шул Әшрәф абыйлары...
Ә Гүзәлия теге биш тиенне икенче көнне дә эзләп карады. Бәлки, ул, бик күп еллар узгач, менә бер сиңа очрармын да, балачагыңдагы яхшы кешеләргә очраган бер көнне, яңадан йөрәгең-күңелең аша үткәреп, сагынып-сагынып искә алырсың, дип, таба алмаслык тирәнгә яшерендеме икән?
Мәрьям ШӘМСИЕВА.
Илеш районы.