Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Чибәрлек байлыкка киртәме?

Фото: subscribe.ru
Фото: subscribe.ru

Галимнәр кызыклы нәтиҗәгә килгән.

Америка һәм Британия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, ямьсез дип саналган кыяфәтле кешеләрнең хезмәт хакын күбрәк алуын исбат иткән. Андый кешеләр яңа тәҗрибәләр өчен ачык түгел һәм бер өлкәдә генә камилләшергә тырыша икән.

Ә чибәркәйләр һәрвакыт эзләнү юлында, хезмәт өлкәләрен дә үзгәртеп тора, бу кесәгә дә суга икән...
Менә шулай, акчалы булыр өчен чибәр булмаска кирәк, димәк.

Булган гүзәллегемне нишләтим, дисезме? Авыр мәсьәлә. Язмышка буйсынырга гына каладыр инде... Ә, бәлки, тормыш юлдашы итеп гүзәллеге сездән бераз калышкан кешене сайларга кирәктер? Бер матурга - бер ямьсез, дигәндәй...