Аны үтерергә ярамый, дигән борынгыдан килгән ышану бар.
Борынгы ата-бабаларыбыз үрмәкүчне өйгә яхшы яңалык китерүче, ниндидер вакыйгалар турында хәбәр итүче дип санаган. Шуңа күрә аларга бик сакчыл караганнар.
Борынгылар фаразлавынча, үрмәкүчне аңлы рәвештә үтерсәң, бәла була. Аның өстенә ялгыш баскан кешегә вак-төяк күңелсезлекләр килә, ул авыр сүз, гайбәт ишетә, имеш.
Үрмәкүч оясын, аның балаларын харап итү – үз гаиләңә, сабыйларыңа зыян китерү. Ә өстеңдәге үрмәкүчне бәреп төшерү үзеңне иминлектән, матди байлыктан мәхрүм итүгә тиң, дип ышанганнар. Шуңа да бөҗәкне сак кына бусагадан чыгарып җибәрү хәстәрен күргәннәр.