Савым сыерлары йокылары туйганчы һәм иркенләп йокларга тиеш. Аның ятып яисә басып күпме ял итүе мөһим түгел. АКШның Авыл хуҗалыгы тикшеренүләре институты галиме Ульям Х. Майнер фәнни тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән.
Шулай да, саудырганына караганда, сөт бирүне ташлатканнары озаграк йокларга тиеш. Галим, 72 сәгать дәвамында бер туктаусыз абзар эчендә күзәтүләр алып барган һәм һәр 10 минут саен сыерларның тәртибен теркәгән.
Экспертлар фикеренчә, сыерлар гадәттә көненә 4 сәгать йоклый, 8 сәгатен йөреп үткәрә. Картая башлаганнары көненә берничә мәртәбә һәм аз-азлап “черем итеп ала”, аннары туймаган йокысын баскан килеш тә үткәрергә сәләтле. “Көтүдә, абзарда сыерларга ятып йоклар урын юк яисә уңайсыз икән, алар бу рәхәтлекне баскан килеш тә кичерә ала. Әмма баскан килеш күп йоклау терлекләрнең психикасына зыянлы, сөт бирү продуктлылыгының 20 процентка кадәр кимүе ихтимал, — ди галим.
— Сыер бирелеп, бар дөньясын онытып йоклый. Ул төш күрергә дә сәләтле. Моны сыерның әледән-әле тын алышын үзгәртүе, күз алмаларының хәрәкәтләнүе дәлилли. Бәйдә торган очракта да сыерларга яткан килеш ял итү мөмкинлеге булырга тиеш. Муенга бәйләнгән чылбырның җиңел һәм озынлыгы җитәрлек булу шарт. Саудырган сыерларның азрак йоклавы, галим күзәтүләренә караганда, аларның ашарга һәм савым вакыты җитүгә әзерләнә башлавына да бәйле булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, терлекләр дә кешеләр кебек, вакытында ял итәргә, дөрес тукланырга һәм уңайлы шартларда яшәргә тиеш.
Автор: Олег Төхвәтуллин