Район китапханәсенең уку залында "Мишә дулкыннары" язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышында Төбәк авылында яшәүче Фәһим Бикмиев белән очрашу булды.
Ул балачактан шигырьләр язган. Армиядә хезмәт иткәндә дә мавыгуын ташламаган. Абыйсы: “Ник син анда моңсу шигырьләр чыгарып, әнине елатасың?” дип орышып аңа хат та язган әле.Фәһим Бикмиев шул вакытта ук шигырьләрен редакциягә дә җибәрә