Найти в Дзене
Саба таңнары

Инвалидлар декадасы кысаларында чаралар оештырылды

4нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәге һәм Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатындагы укучыларга күңелле чара оештырды. Биредә шашка-шахмат ярышлары, квест-уен үтте. Чара ахырында җиңүче командаларга, укучыларга грамота, моторика, танып-белү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән бүләкләр тапшырылды. Ахырдан һәр җиңүче командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.