22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында татар драматургы Аманулланың "Көмеш чүлмәк" дип исемләнгән музыкаль, комедия тамашасы булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Тимершык, Югары Симет, Миңгәр авыл мәдәният йортлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте.
Декорацияләр, музыка, бик дөрес сайланган җырлар һәм биюләр, актерлар уены, барысы да югары дәрәҗәдә иде. Тамашачылар алкышларга күмделәр.Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән алып вак-төяккә кадәр бик канәгать калдылар.