И мин башта шуны сөйлим әле... Менә ул абыйны авылда барсы да ярата. Кемнәрдер сантый дип уйлый, кемнәрдер батырга исәпли. Тик яраталар. Ә ул бернигә дә карамыйча, үз җаенча гына яши бирә. Сул кулы белән кипкесен төзәтеп куя да сул кулын күрешергә суза. «Сәлам, бырат!» - ди. Күрешәсең. Аның уң кулы юк...
Әллә нинди зур сугышларда, илкүләм вакыйгаларда өздермәгән. Аның өчен медаль дә такмаганнар. Ул трактор тәгәрмәче астына кереп барган песи баласын үрелеп алган да, үзе кулсыз калган. Рәнҗеми. «Ул песи үрелеп алырлык иде, - ди. Һәм өстәп куя, - Үрелеп алырлык матурлыкны коткарырга кирәк...»
Ә безнең гомернең күп өлеше матурлыктан тора... Шулай булмаса, без яшәп тә тормас, башка илләргә, бүтән дөньяга матурлык эзләп китәр идек... Без матурлык арасында яшибез.
Мин күп чакта әдәбият сәнагатькә кагылышлы язмаларны эзлим. Интернеттан да. Мәдәният турында нәрсәдер эзли башласам гел кайсыдыр артистның кем белән йоклаганы, ниндидер язучының нәрсә эчкәне турындагы язмалар килеп чыга. Танылган сәнгать эшлеклесе монда “приманка” урынында гына. Сәнгать, мәдәният тә шулай. Танылган кеше + секс, яки фаҗига…
Бу урыста гына түгел икән. Бездә дә шундыйрак күренеш икән. Хәтта сазаган журналистлар да “Халык шундый нәрсәне ярата,” - диләр дә тотыналар сары темага. Кем кемнән авырга калган, кем кайчан бәбиләргә тиеш, кем кем белән талашкан… Болар халыкка кызык, диләр. Халык ярата, диләр. Мин яратмыйм. Кызык та түгел. Кемнең кемнән авырга узуы, кем белән кызлыгын югалтуы, кайчан бала табачагы миңа бөтенләй кагылмый. Миңа аның иҗаты кызык.
Җыен азгынлык, җенси якынлык, фаҗига турындагы язмалар белән матбугат тулган.
Халык чынлап та ярата инде ул шундый нәрсәләрне. “Халык ярата” дигәндә мин гел бер күренешне күз алдына китерәм. Уфаның бер мәдәният йорты янында берәүгә пычак кадап киткәннәр. Кыш көне бу. Каны ага. Ак карга - куе кызыл кан. Халык җыелган. Барсы да шак катып, әлеге күренештән сихерләнеп карап тора. Фикер алышалар… Кем икән бу, кем кадады икән… Кайда барырга итә икән… Ашыгыч ярдәм чакыру турында хәбәрләренә дә кереп чыкмый. Югыйсә, бу мәдәният йорты янына мәдәниятле кешеләр җыелган инде. Кемнеңдер концертына керергә дип билет алып килгәннәр.
Халыкның кан яратуы бүген генә килгән күренеш түгелдер инде. Кемнәрнедер асканда, яки башын кискәндә элек-электән үк кешеләрне мәйданга җыйганнар бит. Шушы күренешне тамаша кылыр өчен. Гыйбрәт булсын өчен эшләгәннәрдер инде моны. Тик ул тамаша кылу булып калган. Кеше чынлап та канлы, бәрелешле әйберләрне карарга ярата. Шушылардан ул үзенә тәм таба, кешенең авыр хәлен, бәхетсезлеген күреп үзенең шул хәлдә булмавына сөенә. Шулайдыр дим инде. Төп-төгәлен генә әйтеп булмый.
Танылган кешеләрнең тормышы да кызыктыр. Нечкәлекләре, вак-төякләре… Төннәрен кайда, кем белән, ничек үткәрүләре. Бу бит инде үз бозыклыкларыңа аклау бирә торган нәрсә. Бер мин генә түгел икән әле, әнә, Фәлән Фәләнов та хатыны белән талашып ята икән… Яки эчә… Яки гүләйт итә… Ну, Фәлән Фәләновның фәлән төрле тормышын белү кызык.
Мин яратам инде халык сүзен. Урамнарны төзекләндерү, кайда нинди кибет ясау, балалар бакчасы салу шикелле көнкүреш темаларында халыктан да остарак ярдәмче юк. Ләкин хәлләр мәдәният, әдәбият, сәнгать темасына килеп терәлсә... Менә монда бераз башкачарак... Монда халыкка шул ошый, халык шуны ярата дигән нәрсә бармый бугай.
Без һәртөрле каләм әһелләре халыкның кылында уйнарга тырышабыз инде. Язганнарыбызны җанлырак итәргә маташабыз. Җанлырак итәргә теләгәннәребез канлырак килеп чыга. Кинолар карасак та, популяр китаплар укысак та гел шул кан, азгынлык белән очрашып торабыз. Китап кайчандыр тәрбия чарасы булган, ә без аны күңел ачу чыганагына әйләндердек. Популяр булып исәпләнгән, бестселлер дип тәкъдим ителгән китапларның күбесендә авторларының рухи ярлылыгы, тормышны да кешене дә белмәве ярылып ята. Автор үз укучысыннан да наданрак, мәдәниятсезрәк кебек тоела. Язучы аз гына югарырак булырга тиештер инде ул.
Мәдәниятнең нинди генә тармагын алып карасак та халык зәвыгына иярергә тырышу сизелә. Этрада юмористлары моны үзләре үк ачыктан-ачык әйтеп тора. Хәзер җитди әйберләр модада түгел, халык тиз аңлаешлы беркатлы юморны ярата, диләр. Һәм халык шуны ярата дип туйганчы маймылланалар. Җырчылар да калышмый. Җыен шырдый-бырдый җырлар белән дөнья тулган. Бәлки, үзләре дә яхшыракны җырларга телиләрдер инде. Ләкин... «Халык шуны ярата...»
Матбугат әһелләренең кайберсе чама хисен бөтенләй югалтып җибәрә. Телевизор карасаң бөтен дөнья бозыклыктан гына торадыр кебек тоела. Үтерешләр, фаҗигаләр, җинаятьләр…
Мин кайвакыт Совет чорын сагынам. Кибетләрендә чират булса да аның мәдәнияте төзек иде. Сарык бәрәне, яки бозау кочаклап фотога төшкән апаларны, комбайн, яки тракторга сөялеп торган авыл абзыйларын сагынам. Хезмәте белән дә, тормышы белән дә үрнәк булырлык кешеләр иде. Без бүген аларны оныттык. Югыйсә, ниндидер җинаятьче, яки фәхишәгә караганда алар лаеклырак бит инде экранда, гәзит-журнал битләрендә күренүгә. Ни генә әйтсәң дә, шулар тәэмин итә бит ите-сөте белән. Алар халыкка кирәкми бугай. Эш кешеләре кемгә кирәк инде… Безгә хәтта танылган кешеләрнең нинди ачышлар ясавы, әсәрләр иҗат итүе, образлар тудыруы да кызык түгел. Безгә аларның шәхси тормышы кирәк.
Бер карасаң адәм көлкесе инде бу. Җәмгыятьнең нинди түбәнлеккә тәгәрәвен күрсәтүче күренеш. Ә җәмгыять ул - без. Ә безнең үз түбәнлегебезгә исебез дә китми. Анда чабабыз, монда чабабыз тамак туклыгы, кесә хәстәре белән бөтереләбез. Рухи дөньябызны бар дип тә белмибез. Ул безгә кирәкми шикелле тоела. Ә бит көн саен телевизордан, интернеттан азгынлык, үтереш караган кеше аңа күнегә дә. Без аңа күнегәбез. Без аны кемнеңдер фаҗигасе дип түгел, ә көн яңалыгы дип кабул итәбез. Фаҗигаләргә күнегергә ярамый. Бу куркыныч.
Кеше аңы белән идарә итеп буладыр инде ул. Рухы белән дә. Без бит инде җирнең шар кебек икәнен онытып, аны яссы дип йөргән кешеләр. Без коммунизм төзеп маташучылар. Аннан ваз кичеп капитализмга тотынучылар. Без барсын да булдыра алабыз. Халык турында әйтәм инде. Ходай тәгалә кешене балчыктан яраткан диләр. Дөресме-юкмы икәнен әйтәлмим, күрми калдым. Тик ышана алам. Без барыбыз да балчык шикеллебез. Бездән теләсә-нәрсә әвәләп була.
Әвәләүчеләре дә әлләкем түгел. Матбугат әһелләре, иҗат кешеләре… Мәгариф һәм диндер, бәлки. Барсы да әйбәтлеккә әйдәргә тиешле өлкәләр. Тик без әйбәтлеккә иярмибез. Без акчага иярәбез - бөтен бәлабез шул. Рейтинглар, популярлыклар артыннан чабабыз. Алар безне тудыра да, туйдыра да кебек.
Ләкин без талантлы кешеләр. Безгә бүтәннәргә караганда чүт кенә өстенлек бирелгән. Без нәрсәләрнедер башкалардан яхшырак итеп эшли беләбез. Без аз гына югарырак булырга тиеш. Бүтәннәрне ияртерлек дәрәҗәдә генә. Үзебез бүтәннәр дәрәҗәсенә төшәргә түгел.
Өстенлекне мескенлеккә әйләндерү җиңел. Ә мескенлекнең өстенлеккә әйләнүе – фаҗига.
Тагын нәрсә диеп әйтим инде. Матурлык, сафлык, яхшылык та песи баласы шикелле. Самими, якты, назлы... Һәм яклауга мохтаҗ. Матурлыкны гел якларга кирәк. И, сез... Песи балаларын коткарыгыз... Барлык ул юклыктан башлана.
Марат Кәбиров