Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ир-егетләр ничек алдый?

Фото: m.infox.ru
Фото: m.infox.ru

Әгәр бүген әйткән сүзен иртәгә исенә төшерсәгез, ул үз сүзен үзе дә танымаячак.

Ни өчен ир-егетләр алдаша? Юкса, "егет сүзе бер була" дигән әйтем дә бар бит. Белгечләр әйтүенчә, ир-ат белән бер үк инстинктлар, стереотиплар һәм ялгышлар җыелмасы җитәкчелек итә.

Алар: «Хатын-кыз колаклары белән ярата», «әгәр яратса, гафу итәр», «иң мөһиме аңа ишетәсе килгәнне әйтү» принцибы белән яши. Хатын-кызлар бу сүзләргә ышана, һәм иң гаҗәбе, ир-атлар бу вакытта шулай ук әйткәннәренә ышана. Әмма соңрак ир-ат чынбарлыкка кире кайта, ә кызлар күңелсез чынбарлыкны, канәгатьсезлекне, ачу һәм хәтта җан яраларын күпкә соңрак аңлый. Хатын-кыз шулай яратылган, алар "ир-ат сүзе"нә ышана. Ялкынлы, матур сүзләр һәм көчле вәгъдәләр күп анда. Ләкин икенче көнне ир-атка ул сөйләгәннең стенограммасын күрсәтсәгез, ул аны берсе дә таба алмаслык җиргә яшерәчәк. Алданмагыз, кызлар!