Ноябрь аенда «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Бу конкурста Самара, Пенза, Чиләбе, Төмән , Кемерево өлкәләреннән, Свердловск, Оренбург шәһәрләреннән 70тән артык бию коллективлары катнашты.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы җиңүчеләре булдылар
23 ноября 202023 ноя 2020
3
1 мин