Зубоводагы COVID-үзәк табибы Глеб Глебов коронавирус белән авырган пациентларны дәвалау турында фикерен белдерде.
Ул ни өчен аларның кайберләренең инфекцияне җиңә алмавын аңлатты.
"Мин кешеләрне ни өчен куркытуны аңламыйм. Барысын да дәваларга мөмкин. Һәркемгә үзенчәлекле алым таләп ителә. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле", - дип яза Глебов социаль челтәрдәге үз битендә.
Ул ассызыклаганча, бөтен кешегә дә бер үк төрле препаратлар билгеләп булмый. Мәсәлән, әгәр пациентта диабет булса, барыннан да элек аның шикәрен күзәтергә кирәк.
"Ачыктан-ачык әйтәм: чиргә тарыганнарның һәркайсына үзенчәлекле, аерым караш булмаганлыктан, авыр очраклар килеп чыга, табибларның эшләре күп булуы аркасында организмның физиологиясе тиешенчә өйрәнелми.
Икенче момент – дәвалауның соңга калуы", - диде Глебов.